Татар баянчылары. Коллектив авторов
без «Партизанка», «Щорс турында җыр» кебек җырларны күмәкләп башкара идек, һәм ул вакытлар балачакның әнә шул дәртле җырлары белән дә якты бер истәлек булып күңелгә кереп калган.
Музыкаль тәрбия алу мәсьәләсендә исә минем юлым балачактан ук гел уңа торды дисәм дә ялгыш булмас. Казанга күчеп килүгә үк, бәхетемә дип әйтимме, шул вакытларда инде шактый популяр булган, танылып өлгергән Рәис абый Сафиуллин белән таныштым. Нәкъ шул танышудан, очрашып-аралашудан соң, хромка гармунын ташлап, баянга күчәргә ниятләдем. Рәис абыйның өенә йөреп, баян буенча дәресләр ала башладым. Безгә – Рокыя Ибраһимованың һәм Мөхтәр Әхмәдиевнең уйнавын тыңлап үскән малайларга – Рәис Сафиуллинның төрле көйләргә вариацияләр ясавы гаҗәеп бер яңалык, яңа бер дөнья булып тоела иде. Аның, бернинди хак-түләү сорамыйча, мине баянда уйнарга өйрәтүе, кешелеклелек сыйфатлары алдагы тормышыма да бик нык тәэсир итте; музыка училищесына укырга кергәндә үземдә ышаныч һәм рухи бер көч тоя идем. Моннан тыш, мәктәптә укып йөргән чакларымда ук, Бату Мөлеков һәм Ифрат Хисамов белән якыннан аралашу да иҗат юлыма үзенә күрә бер ныклы этәргеч булгандыр дип уйлыйм.
Казан музыка училищесына мин 1958 елда кабул ителдем. Баян бүлегендә укытучы Виктор Седаков миңа рус халык көйләрен үзләштерергә ярдәм итте. Шул ук елларда, Ильяс Шәрипов башлап йөреп, баянчылар триосы оештырган идек. И. Шәрипов ул чакта инде шактый шомарган, баянда уйнау алымнарын яхшы үзләштергән һәм, әйтергә кирәк, шәхес буларак та өлгергән, бик тә акыллы, хисле бер музыкант иде. Студент-шәкертлек елларында ук, әнә шул триода катнашып та, ялгызым гына да (соло) радиога языла башладым. Ә инде җитди иҗат юлым халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башланды дип әйтергә кирәктер. Репертуарымда беренче яратып башкарган әсәрләрем – татар халык көйләре – «Кошлар кебек», «Алтын-көмеш», «Егетләр биюе» һәм С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы», А. Хачатурянның «Кылыч тотып бию»е («Танец с саблями») иде.
1962 елны без, инде шактый буй үстергән егетләр, музыка училищесы белән саубуллашу кичәсенә җыелдык. Нәсих Вилданов белән икебезне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә билгеләделәр. Бусы әлеге коллективның сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров соравы буенча эшләнде.
Ниһаять, без дә эшкә тотындык, гастрольләр башланды. Хәзер кайчак уйлап та куям: элекке Союзда безнең ансамбль булмаган берәр шәһәр калды микән, юк микән?
Ансамбль белән берничә ел буена гастрольдә эшләп кайткач, мин филармониянең лекторий бүлегенә күчтем. Бу эш тә миңа ярыйсы гына ошады, иҗатым өчен дә шактый файдалы булды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.