Татар баянчылары. Коллектив авторов
шәригатькә, исламга каршы килгән егетне тотып кыйный һәм канауга чыгарып ташлый. Заводтан төнге сменадан эштән кайтучы бер кеше Фәйзулланы өенә алып китә һәм, тәрбияләп, «аякка бастыра». Шушы хәлләрдән соң Фәйзулла яңадан Мәләкәскә әйләнеп кайта. Беркөнне, бик бирелеп, моңлы итеп «Ончы Фәхри»не уйнап утырганда, әтисе кайтып керә һәм, улының башыннан сыйпап: «Уйна, улым», – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә. Моннан соң инде аны өйдә гармун уйнаудан беркем дә тыймый башлый.
Мәләкәскә бәйрәмгә Михайлов каруселе килә. Туишев аена 11 сум хезмәт хакы белән шунда эшкә урнаша. Бала карый, су ташый, вак-төяк эшләрне башкара; гармунда уйнарга да вакыт таба, гармунчы буларак тиз үсә. Карусель хуҗалары тупас, тәрбиясез булу сәбәпле, Фәйзулла аннан китә һәм Чабаксар балаган театрына күчә, 1894 елга кадәр шунда эшли. Идел буйлап – Самарадан Әстерханга кадәр – гастрольдә йөри. Туишев шунда капельмейстер булып эшли, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. Аның «Балалар полькасы», «Авыл полькасы» кебек әсәрләре шул чорда иҗат ителә.
Шуннан соң Фәйзулла Туишев күчмә циркка эшкә керә, кем әйтмешли, аның өчен «күчмә тормыш» башлана. Ун ел буена күчмә циркларда эшләү Туишев өчен иң авыр чорларның берсе: штрафлар, эш хакының начар булуы, труппаның ат урынына җигелүе – ул боларның барысын да үз җилкәсендә татый. «Банкротлыкка чыгу» сылтавы белән, цирк хуҗалары кассадагы акчаларны алып качкалый торган була. Самарада цирк директоры янгыннан соң 40 кешелек труппаны бер тиенсез калдырып качып китә. Фәйзулла җырчы Зинаида белән урамда җырлап йөреп тамак туйдырырга, шул рәвешле юллык акча җыярга мәҗбүр була. Шундый ук хәл Бакуда да кабатлана.
Россия шәһәрләре буйлап йөргәндә, Фәйзулла Туишев төрле халыкларның милли музыкаль традицияләрен үзләштерә.
1907–1910 елларда егет Сембер шәһәре циркында эшли. Эш хакы аз түләнү сәбәпле, һөнәрләрен гел алыштырып тора: җырчы да, жонглёр да, ат өстендә чабучы да була…
1910 елда Фәйзулла данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән «Сәйяр» труппасы артистлары белән очраша. Әнә шул очрашу-аралашулардан соң ул үз халкының милли көенә, музыкаль культурасына ныграк игътибар итә башлый, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә. Ул елларда Фәйзулла Туишев, өч рәтле гармунны ташлап, шырпы тартмасы кадәр 16 концерт гармуны җыя. Үз репертуарына халык арасында таралган «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек көйләрне ала.
Казанга өченче мәртәбә килүендә Фәйзулла Туишев Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елны Мәскәүдә зур уңыш казанганнан соң, ул Петербург каласында да күренергә кирәк дигән кыю фикергә килә. 1914 елда Петербургка китә. Аның «Халык йорты» залында оештырылган беренче концерты зур уңыш белән үтә: Туишевның исемен танылган рус гармунчылары Пётр Невский һәм Павел Малазов исеме белән янәшә куялар.
1918 елдан соң Ерак Көнчыгыш һәм Себер якларында яшәп, Фәйзулла 1926 елда кабат Казанга кайта. Аның Казандагы концертлары зур уңыш белән үтә. Бу инде композитор Салих Сәйдәшевнең иҗаты чәчәк аткан чор. Сәхнәдә