Татар баянчылары. Коллектив авторов
Мәскәүдәге Татар дәүләт эшче театрында эшли һәм, театр ябылу сәбәпле, Казанга кайтып, Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. Ул, спектакльләрдә уйнаудан тыш, тамашадан соң гармунын яңгырата; шундый итеп уйный – халык тыңлап туймый. Бигрәк тә «Каз канаты»н һәм авыл көйләрен оста башкара иде Гани Вәлиев.
Гани ага белән мин театрда эшләгәндә танышкан идем. Күп тапкырлар бергә гастрольләрдә дә булырга туры килде.
Еллар узды, үзгәрә торды, заман үзе баянның кирәклеген таләп итте. Татар дәүләт филармониясе оешкач, эстрада бүлегендә баянсыз эшләү мөмкин түгел иде. Гани ага, заман таләпләренә буйсынып, әкренләп баянга күчте, ләкин тальянын да ташламады.
Ул бик тә эшсөяр кеше иде: гастрольгә баргач, йөзәр, хәтта аннан да күбрәк концертлар куюы – моның ачык дәлиле. Ул елларда концертларда бигрәк тә өч артист зур уңыш казана иде: Гани Вәлиев, Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов. Алар халкыбызның «Зөләйха», «Мәрфуга» кебек җыр-көйләрен искиткеч аһәң белән яңгырата иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев театрда бу башкаручылар адресына: «Татар халык көйләрен менә ничек башкарырга кирәк», – дигән иде.
Ул чагында баянчылар йөзәрләп түгел, ә бармак белән генә санарлык иде. Менә алар: Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Габдерахман Биккинин, Гали Җәмлиханов. Баянчы булу белән беррәттән, Гани ага концерт гармуннары белән дә чыгыш ясый иде. 1957–1958 елларда без Башкортстанда гастрольләрдә булдык: «Галиябану»ны башкарганда, миңа шушы көйгә аккомпонемент уйнарга туры килде. Филармониядә эшләү дәверендә җитәкчеләр арасында Г. Вәлиевнең осталыгына шик белдерүчеләр дә табылды (ә бәлки, артык оста булуыннан көнләшептер!), һәм миңа Гани аганы (ул вакытта директор М. Боголюбов иде) яклап чыгарга, аңа татар артистларыннан иң беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүен искә төшерергә туры килде… Кызганычка, язмыш үзенекен итте. Гани Вәлиев Казахстанга китәргә мәҗбүр булды һәм, Казахстан филармониясендә татар бригадасы төзеп, шактый еллар шунда эшләде. Аның бөтен гомере юлда узды. Ә юл газабы – гүр газабы, диләр. Ләкин юлның да төрлесе була бит. Гани аганың гомере изге юлда – халыкка хезмәт итү юлында узды. Элеккеге СССРның Гани Вәлиев булмаган төбәкләре сирәк калгандыр.
1976 елның 23 гыйнварында Гани ага Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичәдә мин аны филармония исеменнән ихластан котладым. Шул көнне безне фотога төшерделәр, ул фоторәсемне мин шәхси архивымда кадерләп саклыйм.
Рокыя Ибраһимова
Рокыя Ибраһимова 1913 елның 20 гыйнварында Казанның хәзерге Һади Такташ урамында яшәгән эшче гаиләсендә туа. Әтисе Габдерәхим ага 1900 елны хәзерге Питрәч районы Шәле авылыннан Казанга килеп урнаша. Әнисе, Шәле авылы кызы Сәхипҗамал апа кәләпүш тегү остасы була. Рокыя – гаиләдә туган унөч баланың унберенчесе. Алдарак туган балалар төрлесе төрле сәбәп белән үлеп китә. Унөченче бала Исмәгыйль Ибраһимов исә 1941 елның июль аенда Эстония урманнарында партизанлыкта йөргәндә һәлак була.
Рокыя туган