Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
торган ул чаңгыларга сокланмаган малай булмагандыр.
Әйе, Бәдүк, бәлкем, шуларны искә алып, бер мизгелдәй ялтырап үткән малайлык чорын сагынып сагышлангандыр. Ә бәлкем, үз ишләреннән, кордашларыннан аерылып калуына рәнҗеп ятуыдыр. Кызыл Армиягә бит алар барысы да былтыр көз бергә китәргә йөргәннәр иде. Әнә хәзер Җиһангир, Төхфәт, Әбелкәрамнар «пәләвәй пушта» белән хатлар язалар. Кич утырырга җыелучыларның телләрендә һаман алар да алар, ә кызлар кулында исә егетләрнең олы кыяфәткә кереп, шинельләр киеп төшкән фоторәсемнәре йөри. Никтер, фронттан кире якка китеп барган булсалар да, хат саен сугыш батырлыклары, солдат мәзәкләре турында язалар. Ул бәгырь кисәкләрен өзгәләнеп елап озаткан әни-әбиләрнең дә авызында гел шулар гына бит хәзер.
Бәдүк тә алар белән саубуллашу җырларын җырлашты югыйсә, гадәт кушканча, йорттан йортка кереп, кардәш-ыруының бәхиллеген алып йөрде. Беркөнне, әлеге имән «юртакларын» тотып, безгә дә сугылып чыкты.
– Мә, Айдар энем, ал, бик кызыга идең, рәхәтен күр. Төсем булыр! Әнкәйгә хатларымны укырсың, хат язарсың,– диде.
Ә үзенең әле булса китә алганы юк. Юка яулык чите белән күз яшьләрен сыпыргалап утырган Хупҗамал әбидән ризалык алып, юл капчыгын күтәреп, станцага бара да кире кайта бу. Бара да кайта. Атна-ун көннән артык йөреп кайткан чаклары, өлкә шәһәренә барып җиткән очраклары да булгалады –буең җитми дип, һаман бора торалар үзен. Баштарак моңа Хупҗамал әби генә түгел, Бәдүк үзе дә сөенде генә. Ә хәзер менә разый түгел. Хәер, «негоден»ның ни-нәрсәсенә разый булсын соң? Берәр гарип кешеме әллә ул? «Буең карабин буе да юк бит»,– дип мәсхәрә итсеннәр әле үз ишләрең арасында.
Чана төбенә, салам түшәккә буй яткан Бәдүккә ара-тирә сүз катып, әңгәмә корып җибәрмәкче дә булам.
– Бакый бабай әйтә, бу кыш озынракка сузылса, ул җирән фрицларны тукмый-тукмый ояларына ук куып кертәчәкләр, ди. Чынмы икән?
– Бер атна кыш әллә ни хәл итмәс, Айдар,– дип, Бәдүк бер-ике сүз белән генә котыла да кабат үз эченә бикләнә, үз уйларына чума.
Инде бозлы кар өстендәге бихисап йолдыз чаткылары да әкренләп сүнеп бара. Актау сыртына эленеп кенә калган кояшның нурлары сүлпән хәзер, яктыртмый да, җылытмый да диярлек. Ачык бит-кулны чеметтереп, әче җил купты. Ул, әнә бабайдан калган иске чикмән аша үтеп, мамык сырманы бәсләндерә, тез башларын өшетә, оета шикелле.
Ә Бәдүк һаман шул бер рәвештә, һавада уйнаклаган кар энҗеләренә карап, онытылып ята бирә. Үзе монда, күңеле белән әллә кайларда, еракта ул.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда
Җырлап җибәрә микән?
Авыз эченнән үзе шушы йөгерек, шаян көйне көйли. Тик ни сәбәптер ул көй бик сагышлы да, бик моңсу да яңгырый төсле миңа.
Аның ул өнсез җыры тәэсирендә минем күз алдыма җәйнең айлы кичләре килеп баса. Егет һәм кызларның кичке уеннары, җыр-биюләре гәүдәләнә. Кыңгыраулы иске гармункайның өздереп-өздереп уйнаганы колагыма кергән сыман тоела. Әй, оста да «тарта» иде гармунны Әбелкәрам