Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
йоклап ята иде инде. Төшендәме, саташыпмы, ул эшче, нефтьче абыйларының, олыларның һәм егет-кызларның, яңа йорт яныннан үткәндә, топольгә сокланып китүен, тирә-юньгә бәхет, нур бөркеп, ак мәрҗән тешләрен күрсәтеп көлеп торучы кызны күреп, йокы аралаш шатланып, көлемсерәп куйды.
КЫШ ҮТКӘН ЮЛДАН
Болыт-шәүләсез, аяз, тымызык бер көн.
Күк йөзен биләп, баш очында сабыр июнь кояшы балкый. Әлегә ул һәркемгә дә тансык – назлап кына иркәли. Урак өстендәгедәй әлсерәтми дә, алҗытмый да. Аның җылысыннан җанга рәхәт, ә тәнгә сихәт кенә. Шуңа күрә дә тирә-юньдәге барлык җан иясенең бик тә дәртле чагы. Яшелләнеп утырган бодай басуында да, печәне бер мәртәбә чабып алынган үзән буйларында да төрле кош-корт, бөҗәкләрнең шат авазлары ишетелә. Күзгә дә күренмәс ул бөҗәкләр берөзлексез зеңгелдәп, көйләп торалар.
Күк бияне атлатып кына, без Иртәк үзәне буйлап киләбез. Юлдашым Шаһиәхмәт абзыйның никтер авылга ашыгыр исәбе юк әле бүген. Ә каршыга аккан Иртәк суы да әле тал-туйралар арасына кереп югала, әле чоңгыллы күл булып, җәелеп, тагын алга килеп чыга. Үрле дә таулы, керәле дә чыгалы бу үзән буе элек безнең авылны олы дөнья белән тоташтырган бердәнбер юл иде. Хәзер ул Иртәк буе авылларының үз үткәне кебек онытылып бара икән. Аны вак сары алабута, әрсез бәбкә үләне басып киткән.
– Ии энем, кем йөрсен моннан хәзер? Көзен тал-туйра дип, язын печән дип, без карт-коры аны искә алсак кына инде. Әнә бит, басу ярып, яңа юл суздылар…
Дөрес шул, Шаһиәхмәт абзый ымлаган якта аксыл тузан болыты бер дә таралып тормый икән. Заман башка, юл башка инде. Тыз-быз чапкан ул җитез тимер «ат»ларга бу иске юл, билгеле, тардыр да, сикәлтәледер дә шул. Тик карт кына ул эшне һаман да өнәп бетерми шикелле.
– Җир кадерен белмибез. Ишелеп иген үскән басу уртасыннан юл сал, шунда чыгарып, каралты-кура төзеп куй, имеш. Әнә тагын, ниндидер комплекс төзибез дип, күпер артындагы кырны бөтенләй чуттан чыгардылар. Юк, әүвәл безнең бабалар бөртек төртердәй төшкә абзар салмаган…
Бу җиңел сөякле, җитез хәрәкәтле карт белән без күрше авыл очында очрашкан идек. Аның тулырак йөзен, түгәрәк ыспай сакалын күргәч тә, ул миңа кемнедер хәтерләткән кебек тоелды. Тик кемне соң әле – аныклап бетерә алмый калдым. Юл чатында авылга кайтучы машина көтеп торуымны күреп, ул үзе мине танып алды, беренче булып сүз кушты.
– Байтирәккә кайтасың, ахрысы, әйдә, утыр,– диде. Бер әйтте, икенчесендә, үрелеп, икеләнер җай калдырмый, биштәремне арбасына алып куйды.
– Үзән юлыннан алып кайтыем әле үзеңне, сагынгансыңдыр,– диде. – Кәрим улы бит әле син? Күптән бу якларда күренмисез…
Әйе шул, без бик күптән, мин ФЗӨда укып чыккач та, авылдан киткән идек. Шуннан бирле кайткан булмады. Әнинең монда укыткан еллары өчен пенсия белешмәсе кирәкмәсә, белмим, быел да әллә кайтылыр, әллә юк иде әле. Яланаяк йөгереп үскән җир кайчакларда бик тә сагындыра, әлбәттә. Әй, ул туган якның шифалы һавасын бер генә кайтып иснәр идем дигән көннәрең дә була. Уйланган, моңсуланган саен, авыл, анда калган яшьтәшләр һәрчак күңел түрендә булалар. Очып кына кайтыр идең дә бит, никтер туры килми шул. Ел буе көтеп