Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин

Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин


Скачать книгу
яшерми, арлы-бирле йөренгәләп алалар иде.

      – Аһ, бу текә тау… Аһ, бу кыялар… – диешәләр.

      Кайберсе, Дилүсә янына килеп, аны-моны сораштырган, кызыксынган була. «Әй чибәркәй, әйдә, алып китәм үзеңне еракка!» – дип үртәп тә куйгалыйлар. Әйе шул, соңгы вакытларда аңа: «Әй чибәркәй!», «Ии сипкелкәй»,– дип эндәшеп, күңелкәен җилкендереп узучылар да булгалый башлаган иде. Яисә читләтеп, яшертен бер соклану белән бер читтән төбәлеп карап торучыларны да кыз күңеле сиземли иде. Ул вакытлар Дилүсәгә хәзер бала чагының кызыклы уенын искә төшергән татлы төш кебек тоелдылар. Ераклаша барган поезд артыннан чайкалучы ул җем-җем утлар аны хыялый балачактан аерып әллә кая, читкә алып киттеләр шул. Оҗмах кебек Текә Ярыннан аердылар. Ә бит рәхәт чаклар монда да күп булган икән. Әйе, кем уйлаган, дүрт-биш ай үтмәстән Дилүсә бу кечкенә разъездын шулкадәрле дә сагыныр дип! Зур шәһәргә, олы дөньяга барып «олакса», ул аны бөтенләй дә исенә төшермәс кебек тоелган иде. Баксаң, шушы моңсу гына разъезд да үзен шулай сагындырта икән бит! Зур калада да берьялгызың булгач, шулай ук моңсу да, ямансу да була икән ләбаса.

      Дилүсә, шуларны уйлый-уйлый, бригада алдыннан атлый. Беленер-беленмәс кенә ике җеп булып сузылган юл аның саен озыная, алга йөгерә, ашыктыра.

VII

      Җил улый да улый. Ишелеп кар ява. Бар дөнья тәмам караңгыланды. Инде юл буенда гүләп торган баганалар да күренмәс булдылар. Хисмәт, җилгә каршы булса да, Текә Яр ягына озаклап карап ала. Төн һәм буран аша хәтта Кыя тау да күренми башлады. Хисмәт сәгатьтән артык инде бер урында таптана. Ул әле бияләен бияләйгә суккалап ала, әле арлы-бирле йөренгәләп килә. Шулай да үзе «тапкан» чатак рельс яныннан бик ераклашмый. Еракта поезд уты күренү белән фонарен болгарга, аларны туктатырга керешә. Аннары вагоннар астына ук иелеп, сынып төшкән рельс кыйпылчыгын көрәге белән бастырып тота да бу хәтәр җирдән поездларны җай гына үткәреп тора. Яхшырак ишетер өчен, ул бүрегенең бер колакчынын күтәребрәк куя, тәгәрмәчләр таптый-таптый ямьшәеп беткән көрәгенең сабын, ычкынмаслык итеп, ике куллап тота да машинистка:

      – Әйдә, пошёл! – дип кычкыра.

      Башта әкрен генә хәвефле урынга килеп кергән тәгәрмәчләр тора-бара ашыга башлыйлар, көрәк астындагы кыйпылчык менә-менә сикереп чыгар сыман була. Хисмәт исә, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, бил сызлавын онытып, озын составның үтеп беткәнен көтеп, шулай кырыкка бөгелгән килеш басып торырга тиеш. Арткы вагоннар берсе артыннан берсе сикерә-сикерә үтеп киткәндә инде, ул башы әйләнеп егылыр дәрәҗәгә җитә.

      Дөрес, поездларны болай җибәреп тору Хисмәтләргә катгый рәвештә тыела. Инструкция кушканча, мондый очракта юл ябылырга, поездлар йөрмәскә тиеш тә бит, алай гына итеп булмый шул. Аңа бик күп вакыт китәчәк. Юлны ябык тоткан өчен, аннары берәүне дә мактамаячаклар, олы гауга кубачак. Билгеле, ул җил-давылның юл каплаучы Хисмәткә кагылмавы да ихтимал. Киресенчә, аны әле вакытында чара күргән дип мактарлар гына иде, шәт. Ә бригадирга ни әйтерләр? Мастерлары да бер шелтәләми калмас, мин


Скачать книгу