Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
Карәмәт зур чүкеч белән сугып торды, Зәкәрия озын саплы кискечне рельсның «муен астыннан» йөртеп, тирән эз салып чыкты. Шуннан соң Карәмәт:
– Бирегә килегез! – дип, башкаларга да әмер бирде. Әлегә кадәр шпал өсләрен чистартып, костыльләрне кузгаткалап йөргән Хисмәт, Маһинур, Шәмселбанулар алар янына килде, Карәмәт белән Зәкәрия ягыннан рельс янына бастылар. Карәмәт тагын кисәк-кисәк кенә әмер бирә башлады:
– Иеләбез!.. Берьюлы күтәрдек!.. Аякларыгызны саклагыз! Ташладык!
Шпал өстенә аркылы салынган лом сыртына ике-өч мәртәбә шулай күтәреп ташлаганнан соң, авыр «күсәк» буеннан, ниһаять, «зеңк» итеп, бер сөямлек кисәк өзелеп төште. Билгеле, Зәкәрия укып өйрәнгән инструкцияләр рельсны болай кисүгә каршы иде. Әмма, мондый ысул белән кискәндә, эш бермә-бер тизләнә. Һәм шуның өчен кайвакыт андый юк-бар «кушмауларны» онытып торырга туры килгәли.
Эшли-эшли эсселәгән Зәкәрия башта калын брезент накидкасын салып ташлады, аннары тун төймәләрен чишеп җибәрде. Дилүсәнең юеш бияләйләре дә, карасу-көрән тап булып, шунда аяк астында ауныйлар иде. Ул, алланган бармакларын чеметтерә-чеметтерә, карлы, туң болтларны, гайкаларны алып, җайлап-көйләп, урыннарына куеп беркетә тора. Зәкәрия аларны озын ачкыч белән ныгытып борып бара иде. Рельсның аргы башында Карәмәт белән Шәмселбану шундый ук эш башкаралар. Ә Хисмәт белән Маһинур, бер-берсенә булыша-булыша, уртада кайнашалар. Хисмәт инде тәмам туңган бармаклары белән шпал кабыргаларына җәлпәк очлы костыльләрне «теркәп» бара. Маһинуры исә ике фунтлы авыр чүкече белән киерелеп-киерелеп кизәнә дә ирләрчә «эһ» тә «эһ» итеп, костыльләрне кагып куя. Костыль, мескенкәй, озак карышып тора алмый, ике-өч сугуда агач шпалга рельсны «тегеп» сеңеп китә.
Зәкәрия бая ук Хисмәтне кайтарып җибәрмәкче иде.
– Туңгансың, күшеккәнсең, Хисмәт абый, кайт, җылына тор,– дип карады.
Дөрес, монда ул хәзер дә артык түгел иде. Шуңа карамастан ул аны чын ихластан кайтарып җибәрмәкче булды. Китмәде Хисмәт. Бергә-бергә кайтырбыз, дип калды. Ә инде авыр рельсны кат-кат күтәргәндә, хәлләре бетә башлагач, Хисмәтнең калырга ният итүенә барысы да эчтән генә сөенеп тә куйдылар. Андый чакта «билгесез» Хисмәт тә ярап куйгалый ул. Башкалар ише үк күтәрә алмаса да, барыбер көч өсти, дип уйлады бригадир да.
Әйе, Хисмәт тә хәленнән килгәнчә эшли, кеше җилкәсендә ятучылардан түгел. Саулыгы чамалы булса да. Җиде елга якын ике потлы миномёт тактасын аркасына асып, атлап та, шуышып та дигәндәй, никадәр җир «сөргән» солдат ул, аның урынында ат хәтле ат булган булса да, инде күптән аягын сузар иде…
Әйе, ни сәбәпледер Зәкәрия белән Дилүсә озын рельсның бер башына туры килгәннәр иде. Очраклылык кынамы бу, әллә инде икенең берсе юри шулай эшләдеме, әйтүе кыен. Шулай да кызның кайнар сулышы хәзер Зәкәриянең болай да янып, ялкынланып торган битенә кагылып-кагылып киткәли дә әллә нишләтеп җибәрә. Кызның тиз, җитез кыймылдаган тылсымлы бармакларын кулга аласы, бер генә мизгел булса да учта тотып торасы килгән сыман. Шул ук вакытта ул йөгерек алсу бармаклар учны көйдереп