Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
колхозыңа кайт» дип, чак кына ычкындырмады. Әлбәттә, Маһинур да аңа шулай дип җавап кайтара алачак иде. Шуңа күрә Зәкәрия аңа әйтәсе битәрләү сүзләрен үзенә таба борды. Әйе, аның үзен монда кем куып китерде соң? Бу кадәрле мәшәкатьне үз өстенә алу аңа ниемә кирәк иде? Бирегә бригадир булып килергә мокытлыгы аркасында гына килешмәде микән соң? Зәбиров иптәш, имеш, сине шундый-шундый җаваплы бүлекчәгә башлык итеп җибәрмәкчебез. Чөнки, имеш, син андагы җирле халыкның телен дә беләсең, җитәкчелек тәҗрибәң дә бар. Хәрби хезмәттә дә отделение командиры булгансың. Белемең дә җитәрлек, имеш. Ә тәҗрибәне эшли-эшли туплыйлар аны… Алын, эшлә, баш бул, диделәр. Шулай мактап, башын әйләндерделәр Зәкәриянең.
Менә булдың инде «баш» үз башыңа! Партадаш иптәшең Васильев әнә, малай гына булуына да карамастан, акыллырак булып чыккан. Гап-гади техник вазифасын үтәп йөрсә дә, менә дигән зур станциядә, кешеләр арасында яши. Сигез сәгатен өстәл артында утырып кайта да рәхәтләнеп ял итә, ичмасам. Эштән буш вакыты һәрчак үз иркендә. Танцыларга, киноларга йөрим, дип язган хатында. Зәкәрия кебек көн-төн мондый җәһәннәм базында иза чикми, чиләнми, кешеләр белән сүзгә килешми. Бар яктан да җаны тыныч, «юлга баш булу» михнәтләрен татымый.
Сүзгә килешү, талашу дигәннән, эштә уң кулы, ярдәмчесе саналган Карәмәт белән соңгы көннәрдә аралары шактый киеренке иде әле аларның. Ә бүген аңардан башка адым да атламаслык. Бар булган өмете шул Карәмәттә генә иде. Ул киреләнмәсә, «аяк өсте» булса – уңарлар. Алай түгел икән –Зәкәриягә әлеге шул ике-өч пенсионер апай белән төн ката җәфа чигәргә туры киләчәк. Кыш уртасында рельс алыштыру уен эш түгел, көч-куәт тә, осталык та кирәк анда. Ярты тонна авырлыгындагы ул озын рельсны кечкенә арбачыкта алып барасылары да бар бит әле.
Ә Карәмәт – Маһинурлар токымы – кирерәк тә, кырысрак та холыклы. Хатыны белән чагыштырганда Хисмәт әнә бөтенләй башка «камыр»дан – йомшак та, ягымлы да. Тик бераз хәйлә ярата кебек. Хәер, хәйләсе дә аның күп очракта үз ише арасында гына үтемле, Карәмәтләр кирелегенә каршы тора алмый инде ул, көче шундук төкәнә.
Әйе, сынык рельс янында хәзер Хисмәт солдат нишли икән? Постын ташлап китмәдеме икән? Бер-бер хәл булмаганмы, нишләп әле теге яктан да, бу яктан да поезд килгәне ишетелми? Зәкәрия борчыла башлады. Кул сәгатенә күз төшереп алгач кына, бераз тынычланды – аның телефонны куюына нибары сигез минут үткән иде. Димәк, әлегә ул-бу булмаска тиеш. Кыя тау берәр яктан поезд килүен менә-менә хәбәр итәр дип, ул үз-үзен юатырга тырышты. Ә Кыя тау, чынлап та, элек авыл мәйданындагы багана башына куелган хырылдык репродуктор кебек, поезд гөрелтесен ишеттереп тора иде. Тик баштарак ул Зәкәрияне еш алдады – тепловоз сызгыртуы уңнан ишетелгән кебек тоелса да, поезд, ажгырып, сул кабыргадан килеп чыга торган иде. Хәзер исә ул кайтаваз алдауларына тәмам күнегеп бетте.
Күңеле тынычлана төшкәч, Зәкәрия тагын ярдәмчесен күз алдына китерде. Карәмәт – бригаданың тоткасы. Кирәк-ярак кәгазьләрне тутырырлык кына белеме дә булса – бүлекчәгә Зәкәриянең кирәге дә булмас иде. Моны, билгеле,