Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин

Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин


Скачать книгу
дуылдатып йокысыннан уяткан иде.

      И-и, ниләр генә булып бетми юлчы тормышында. Йокысы шундук очты, күрелә башлаган татлы төш вакыйгалары онытылды. Баш миен берәр төрле компьютерга тоташтырдылармыни, зырылдап эшли дә башлады. Вагон сүтелеп, аннан юан-юан бүрәнәләр коелса – хәрәкәт өчен бу киртә, әлбәттә. Бүрәнә өстенә поезд җибәреп булмый. Ә нишләп соң теге поезд исән-имин станциягә барып җиткән? Бүрәнәләр иң соңгы вагоннан гына ычкындылар микәнни? Тик составтагы алтмышлап вагонның ник әле соңгысы гына сүтелергә тиеш?!

      Зәкәрия, шуларны уйлап, каударрак холыклы диспетчер хатынга бераздан үзе шылтыратып:

      – «Чётный» әкренләп каршыга чыга торсын, ул-бу булса, шунда көтәр. Без киттек,– дигән иде.

      Мондый вакытта икеләнеп торып, эшне сузып булмый. Юлдагы хәлне күз алдына китерү белән үк, ниндирәк корал, ничә кеше аласы хәл ителде. Ул төндә Зәкәрия, иптәшкә бер кеше җиткәндер дигән фикердән чыгып, үзе белән бер казармада яшәүче Вәлимхәммәт картны гына уяткан иде. Алай-болай тагын берәрсе кирәксә, юл караучы-обходчик очрар әле дип тә өметләнгән иде ул.

      Әйе, ул ялгышмаган иде. Вәлимхәммәт белән атлый-йөгерә, караңгыда абына-сөртенә өч километр ярым юл үтеп, кар өстендә каралып яткан нарат бүрәнәләр янына килеп җитсәләр –«чүрәкәй Апанасова» инде шунда, шул дәү бүрәнәләр тирәсендә этенгәләп йөри иде. Юан-юан бүрәнәләрне кузгатырлык көче дә юк инде бичара карчыкның, ә чара күрергә тотынган, димәк, эшен белә. Юл караучы Настя Апанасова белән Вәлимхәммәт картка булган рәхмәтен Зәкәрия иртән бөтен бригада алдында да кабатлады. Кешенең яхшылыгы, намуслы эше бервакытта да онытылырга тиеш түгел.

      Ихлас күңелле, күндәм холыклы Вәлимхәммәт «бабай»ны бригадир аеруча хөрмәт итә иде. Тик пенсия яшенә дә җитмәгән кешене барысының да шулай картайтып, «бабай» дип эндәшүенә генә баштарак ияләшә алмады. Баксаң, бу хәлгә тегенең бала-чагасының күплеге сәбәпче икән. Аның, «бабай да бабай» дип, аяк астында чуалган оныклары, читтә яшәгәннәрен исәпкә алмаганда да, казарманың ике кечерәк бүлмәсенә генә сыярлык түгел шул.

      Менә шул эшкә кулы ятып торган, әмма бераз авыррак сөякле «бабай» бүген өйдә юк иде. Әйдә, җае чыкканда, бер рәхәтләнеп ял итсен дип уйлады Зәкәрия. Ул бая көндез дымлана төшкән тунын алып киде, аның өстеннән калын брезент бөркәнчеген бөркәнде. Башлыгын да бүрек өстеннән бәйләп куеп була, кардан да, җилдән дә бераз ышыклар дип уйлады. Төнге җил әле болай да теңкәгә тиячәк, әнә хәзер үк тәне өшеп, суыктан чирканып тора кебек.

      Иң башлап юл эшчесе Шәмселбануга сугылды, чөнки ул иң якыны иде. Зәкәрия, кар көртләрен ера-ера, рәттән торган ике таш казарманы үтте дә беренче «частный» өй ишегенә барып төртелде. Таралам дип торган юка ишекне ачуга, Шәмселбануның нәселле кәҗәләре кемерт-кемерт иттереп печән күшәүдән туктадылар да ыбыр-чыбыр кузгалышып, аңа бәрелгәләп киткәләделәр. Хуҗабикәләрен куе сөт һәм затлы шәл дебете белән тәэмин итеп торучы шушы нәзберек җаннарны өркетмәс өчен генә булса да, ул, кояш баеганнан соң, бу йортка аяк басмам диебрәк ант иткән иде. Ләкин


Скачать книгу