Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов

Бүре баласы Чатан - Альберт Хасанов


Скачать книгу
төп, ышанычлы коралы. Керпенең – энәләре, сыерның – мөгезләре, ат-бахбайларның – арт аяклары. Ә бүреләрнең – азау тешләре.

      – Бу тешләрең синең, Чатан, ай-яй нык күренәләр. Ләкин син аларны көн саен чистартып торырга онытма. Мин сиңа паста һәм теш чистарта торган щётка чыгарып куярмын, – дип, Айгөл апасы аның азау тешләрен дә капшый, сыпыра.

      – Кызым, саграк бул әле. Алдыңда – кыш чыккан бозау хәтле бүре, – дип куя кайчак Газинур. – Тешләп алмасын үзеңне. Кыяфәте – яуга җыенган юлбасарныкы.

      – Ничек тешләсен инде ул мине? Ул бит мине ярата. Шулай бит, Чатан?! Яраткан кешеңә ничек инде усаллык эшләп булсын? – Гөлшат апасы аны муеныннан алып коча, иркәләп башыннан сыйпый. Апасының сүзен раслап, Чатан үзе дә алгы тәпиләре белән топ-топ килеп ала, койрыгын болгый. Ә күзләрендә, чыннан да, Галәм түрләрендәге иң ерак планеталардан килгән яктылык төсле җан өшеткеч нур. Нишләсен соң? Ул бит бүре! Ялгыш кына тешләп алса да, ни әйтерсең? Ләкин ул моны гомердә эшләмәс. Ниндидер көч аны тыеп, кисәтеп тора. Айгөл апасын бүреләрчә тугрылык, бирелгәнлек белән ярату хисе тыеп торадыр аны төрле усаллыклар кылудан. Ләкин бүре бит ул! Чып-чын, теп-тере бүре! Тәңре аңа бөтенләй башка вазифалар йөкләгән…

* * *

      Җиргә ашыкмыйча гына, тирбәлә-тирбәлә, ап-ак карлар төшкән чаклар. Җиләнен бөркәнеп, итәк-чабуларын җыеп, көз китеп барды. Үрәчәле чанасына кырын ятып, безнең якларга кыш килергә җыена. Чатанны хәзер танырлык түгел. Ай үсәсен көн үсеп, тагын да зурайды, матурайды. Оясы түбәсенә менә дә кочакка сыймаслык түшкә булып ята. Бераз холкын, кайсы ырудан булуын күрсәтеп алырга да исәбе юк түгел. Кайчак үҗәтләнә, карыша. Сез мине, юаш, күндәм дигәч тә, диваныгызда гына йоклаткан песи баласына тиңли күрмәгез, диюеме? Бу дивана баш, бүре малае, гел чылбырда утырып, чеп-чи томана, бөтенләй надан кала күрмәсен тагын дип, Газинур аңа аз-маз гына булса да төрле командаларны аңларга, шуларны үтәргә өйрәтмәк була. Өрә белми. Берни булса улый гына. Сирена урынына улап куя. Улама, аңгыра баш, калын тамак белән ваклап-ваклап кына өр. Оясы алдына басып, хуҗасы аңа «һау! һау!» дип өреп тә күрсәтте инде. Үз өйләре, каралты-куралары белән яшәгән шәхси секторда эт-маэмай заты һәр йортта бар. Уң күршеләре Бакировларда – колакчынлы бүрек хәтле генә әнкә эт. Өч ай саен бәбәйли дә тора. Күрше-тирә малайлары рәхәтләнәләр. Көчекләренең күзләре ачылганчы ук ташып та бетерәләр. Тухтаман атлы чуваш агае арык гәүдәле, озын сыйраклы ау эте тота. Каршыдагы бер генә подъездлы биш катлы йортка каяндыр читтән отставкага чыккан бер хәрби кайтып урнашты. Ул хәрби агай бик гайрәтле Кавказ овчаркасын кичләрен йөрергә алып чыга. Ул овчарка кешеләргә өстерү, талату өчен махсус өйрәтелгән маэмай, ахры. Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый, тешләмәк-таламак булып, аның өстенә ыргыла.

      Бу кешенең бирегә килеп урнашуына биш-алты айлар да юктыр әле. Әмма барча күрше-күләннәре белән сүзгә килеп, кычкырышып-талашып бетте бугай инде. Урамга чыгу белән, тискәре, киребеткән җан түгел диген син аны, этен бәйдән ычкындыра. Ул тыкрыкта бала-чага уйный, балалар


Скачать книгу