Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов

Бүре баласы Чатан - Альберт Хасанов


Скачать книгу
сандыгыдай авыр булса да, аларны төяү дә озакка бармады. Тик менә һаман аяк астында чуалган Чатанны гына нишләтергә? Апалары аны, ашатып-эчертеп, хәтта битләрен юдыртып, һәр кичне үз аланына менгерәләр. Иртәнгә ул янә төшеп җитә. Кулга килә. Апалары белән уйный. Кая куярга хәзер бу бүре малаен? Әнисе килеп алмый калмас дип көткән иде Газинур. Тәки килмәде бит.

      – Шыңшымагыз да, тәмам нервымны да бозмагыз! – дип бармак янады Газинур кызларына. Үзе исә Чатанны култык астына кыстырды да янә өскә, бүре аланына менеп китте. Кесәсендә кыска гына шнур кисәге бар иде. Шул шнурдан муенчак ясап, аны Чатанга кидертте. Бер очын имән ботагына бәйләде. Өн авызына ике-өч көн ашарга җитәрлек итеп ипи, ит, сыр-колбаса кисәкләре салды. Су куйды.

      – Алдыңа салган ризыкларыңны ашап бетереп ачыга башласаң, юеш борын, шнурны чәйнә дә өз. Менә бит ул нечкә генә. Чәйнәп өзәрлек булсын өчен, махсус сайладым, – дип, Чатанны башыннан сыпырды. – Сине монда калдыру минем үземә дә җиңел түгел. Әмма безгә рәнҗеп кала күрмә берүк. Шуны аңла, дускай: син бүре баласы, сиңа шәһәрдә урын юк. Анда климат синеке түгел. Ә урман сине ят итмәс. Башың, акылың бар. Тиз арада үз көнеңне үзең күрергә өйрәнеп китәрсең. Ярар, хәзергә сау бул!

      Газинур аска, кортлары төялгән машинага ашыкты. Чатан калырга теләмәде. Үзен имән ботагына бәйләгән шнурны өзәргә теләп, ярсып-ярсып чәң-чәң килгәне бөтен урманга ишетелеп торды бугай. Төшсә, кызлары лышык-лышык килеп елап утыралар. Әтиләре аларны:

      – Китегезче, матурларым! Тапкансыз еларлык кайгы. Тормыш эчендә мондый гына аерылышуларны күп кичерергә туры килер әле. Юктан-бардан гына сыгылып төшүчеләр булып үсмәгез. Үзегездә нык ихтыяр көче тәрбияләгез, – дип юатмак булды.

      – Әле имчәктән дә аерылып бетмәгән көчекне берьялгызы урманда калдырабыз. Шуннан соң үзебез кемнәр булабыз соң инде без? Миһербансызлар! Шәфкатьсезләр! – дип, Айгөл елавын белде.

      Әтиләре дә нишләсен соң? Бүре баласы аның үзенә дә жәл. Бик кызганыч. Жәл, кызганыч дип, аны шәһәргә дә алып кайтып булмый лабаса. Товары андыйлардан түгел. Әлегә ул песи баласыдай юаш, ягымлы. Әмма үсә төшкән саен, аңарда бүреләргә генә хас инстинктлар туа барачак. Шәһәргә кайту белән, аңа битлек тә кидертә, яңа күлмәк тә тегеп бирә алмыйсың.

      Ильяс абыйлары – телгә бик шаян егет. Ул еш кына:

      – Кызкайлар, доллар ул Африкада да доллар! – дияргә ярата.

      Шуның төсле, урманда туган бүре баласы шәһәргә кайткач та бүре баласы инде. Битлек тә кимәс, холкын да үзгәртмәс.

      Газинур көтмәгәндә генә килеп туган бу җитди проблеманың теге ягын да, бу ягын да кат-кат уйлап карады. Иң яхшысы Чатанны урманда калдыру дип хәл итте. Үз көнен үзе күрсен, балакай…

      Аланнан кузгалуны тиз тоттылар. Газинурлар урманга егерме биш баш умарта белән чыкканнар иде. Машинага утыз ике баш оя төяделәр. Кызларына рәхмәт инде. Алар бик булганнар. Оядан чыгарга җыенган бер күчне дә читкә җибәрмәделәр. Чыккан берсен тубалларга җыя бардылар, һәр яңа күч – үзе бер байлык! Вакытында ояга гына утырт. Көзгә чаклы


Скачать книгу