Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов
Исәннәренең һәркайсы үз көннәрен үзләре күрә булырлар.
Ана бүре, алып кайткан түшкәне балалары алдына салганда ук, үз телендә:
– Балакайларым, татлыларым, сезгә тамак ялгап алырга нибары биш минут ара бирәм. Соңарганчы, харап булганчы, безгә бу аланнан һич кичекмичә качарга кирәк. Белеп калыгыз, балакайларым, Кешеләр – безнең иң рәхимсез дошманнарыбыз. Алар булган җирдә безгә көн юк. Кешеләр әнә безнең аланда да булганнар. Ничек әле сезне җыеп алып китмәгәннәр? Җайлары килмәде микән? Юксамы?! Бер күргәч, алар бирегә янәдән киләчәкләр, – дип кисәтте. – Килерләр дә барыгызны җыеп, арыш капчыгына тутырырлар. Аларның кулларында мылтык дигән, авызыннан көлтәсе белән ут, үлем чәчә торган дәһшәтле кораллары бар. Шул коралларын да тотып менсәләр, нарасыйларым, сезне мин дә коткарып кала алмам. Моннан хәзер үк качу ягын карыйк. Соңармагаек, балакайларым!
Бүреләр арасында беркая язылмаган, әмма буыннан-буынга бик төгәл тапшырылып һәм үтәлеп килә торган Канун яши. Бүреләр барысы да үз өннәреннән, ояларыннан кимендә утыз-кырык чакрымнар читтә аучылык итеп ризык табалар. Бүреләр, ерткычлар дигәч тә, алар өчен ашар ризыкны беркем дә алдан әзерләп куймаган, урман аланына китереп аудармаган. Берәр әрләнме-йомранмы, әллә үр куянымы эләктерү өчен, аларга, озын телләрен асылындырып, күпме чакрымнар чабып узарга туры килгәнен үзләре генә белә булырлар. Көне буе чабып та, берни таба, эләктерә алмасаң, сарык-кәҗә көтүләренә дә һөҗүм итми хәлең юк. Төннәрен урманга якынрак берәр авылга төшеп, берәр этне буып, йә каз-үрдәк түшкәсе, кызыл кикрикле әтәч чәлдереп кайткан чаклары да булды. Әгәр инде оя-өн корган, анда балаларың калган урманга бик якын торган авылларга төшеп, аларның сарык бәрәннәрен еш ташый башласаң, ул авылларның агайлары түзәләр-түзәләр дә, беркөнне сәнәкләр, күсәкләр белән коралланып, авыл өстендәге урманга ябырылалар. Урманның иң куе, һичкем эзләп таба алмаслык җиренә яшергән өнеңне үзләре күрмәсәләр, бүреләрнең мәңгелек дошманнары – этләре-бурзайлары табып бирә. Ә инде сарык түшкәләрен кырык чакрымнар читтәнрәк урласаң, авыл агайлары, шулкадәр арадан килеп, синең ояңны эзләп йөрмиләр. Әлеге Канун нигезендә шушы хакыйкать! Шушы хәйлә!
Ана бүре яшерми, үз гомерендә куян да, төлке дә тотты. Поши-болан, тана, хәтта колын бугазлаган чаклары да булды. Әмма ул үзен мыскал да юлбасарга һәм җинаятьчегә санамый. Менә аның балалары, кәҗә йә сарыклар төсле, печән ашасалар икән. Аларга ул печән генә ашатыр, кышка да күп итеп җыеп, киптереп куяр иде. Ә балалары печән ашамыйлар шул, ит-сөяк таптыралар. Ана бүре үзе дә ит, майлы-җелекле сөякләр кимерергә ярата. Аларны кибеткә кереп кенә, үзеңә кирәгенчә генә үлчәтеп алышлы түгел. Ашыйсы ризыгыңны уннарча чакрымнар әлсерәп чабып табарга кирәк. Әмма ул үзенең Җир йөзендә булуы, дөньяны барлыгы белән бизәп яшәвенә чиксез горурлана. Табигать аны сөеп, яратып тудырган. Аңа җете күз, сизгер колак, бер дигән тешләр биргән. Кыю холкы, батыр йөрәге, көненә йөз чакрымнар чабып үтеп тә аруны белмәгән аяклары белән горурлана.