Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов

Бүре баласы Чатан - Альберт Хасанов


Скачать книгу
булмый. Йә кыш артык салкын була, йә җәе коры килә. Юкәләр дә ел саен чәчәк атмыйлар. Быел менә ышандыралар балны. Дөресрәге, нектарны. Ә бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, биш кими торган үзе татлы, үзе искитмәле ризыкны бал кортлары нектардан ясыйлар. Кич утырып, төн йокламыйча. Алар көндез җыйган нектарны балга әйләндергәндә, умарта оялары төннәрен дә кайнап утырган самавырдай гөжләп тора.

      Умартачылар беренче эшләре итеп, урманга чыгып, күңелләренә хуш килердәй аланлык сайладылар, аның печәнен чабып өйделәр. Умарталарны машиналардан бушатканда ук, ояларны ипләп кенә утырта барыр өчен, казыклар кагып чыктылар. Бу ышык аланда аларга кимендә берәр айлар чамасы яшәргә туры киләчәк. Чәй кайнатырга, бит-кул юарга урыннар билгеләделәр. Биш көн рәттән яңгыр койса да, су үтмәслек итеп, барысы да сыярлык иркен шалаш корып куйдылар. Янәшә генә көмештәй саф сулы чишмә агып ята. Монысы – иң кирәклесе. Чөнки җәйнең бу чорында умарта кортлары суны күп эчәләр. Оялары алдындагы агач тагаракларга суны салып кына өлгер. Эчәр сулары алларында булмаса, кортлар, аны эзләп, ерак араларга очалар. Бал җыясы урында, үзләренә һәм оядагы ун меңнәрчә балаларына су ташып, вакытны бушка уздыралар. Чәчәкләргә җәен бал төшү чоры болай да кыска. Аның һәр минуты алтын бәясенә тиң.

      Кортларны чыгарырга урманда урын әзер. Бик матур аланны сайладылар. Тачокка1 кем кайчан чыга, кайчан күченә, анысы һәркемнең үз эше. Үз җаена карый.

      Газинур, эшне озакка сузмыйча, шул кичне үк күченергә булды. Мондый чакны бик тәвәккәл булу кирәк. Юкса соңга калуың да бар. Елның-елында Газинурның кортларын күршесе Ильяс күчерешә. Шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү конторасында эшли, кортлар төяп йөрергә бик ипле, әрҗәсе киң йөк машинасын йөртә ул. Ильяс бу кичне Газинурлар капка төбенә сәгать кичке сигезләр тирәсендә үк килеп туктады. Әмма җәйнең бу чорында кортлар көнозын эшлиләр, ояларына да тәмам караңгы төшкәч кенә кайталар. Аларның кырдан кайтып беткәннәрен кичке уннарга кадәр көтәргә туры килде. Умарта ояларын көндез төясәң, бар кортың очышта, басуда калачак. Кортларның утырып беткәннәрен көтеп, оя авызларын юеш чүпрәкләр белән томалап чыкканчы төнге унберләр дә җиткәндер.

      Машина кабинасына, дәшкәнне-чакырганны да көтмичә, Газинурның ике кызы – Гөлшат белән Айгөл дә кереп утырдылар. Алар шулай һәр елны әтиләре белән тачокка чыгалар. Сезгә, кызларым, малайлар гына булып туасы калган, дип, бер дә юкка гына әйтми әтиләре. Тачокка чыккач, алар ниләр генә кыланмыйлар. Моңарчы тып-тын утырган урман аланнары яңгырап тора. Карамадан җәяләр бөгәләр. Уклар ясыйлар. Иң хәтәр ботакларга аркан бәйләп таган атыналар. Кайчакта әтиләре орышып та куя үзләрен. Чөнки нидән дә булса бераз шүрләп, куркып калу аларга бөтенләй ят нәрсә. Әтиләренә ярдәмнәре дә җитәрлек. Аңа нык булышалар. Рамнарга яңа кәрәзләр тарталар, умарта күче чыга-нитә калса, аны җыешалар. Әтиләре дә аларны яратып кына орыша.

      Алар күченәсе көнне кояш төшкә чаклы утка бастырып кыздырды. Тын алышлы булмады. Ә кичке якта, ишеп, яңгыр явып китте. Ә төнгә, ерып үтә алмаслык


Скачать книгу

<p>1</p>

Тачок – умарталарны чыгара торган алан.