Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов
чыктыгыз? Йөрмәгез монда безне шикләндереп, куркуга салып!» – дип, кисәтүле-янаулы тавыш белән чәң-чәң килделәр. Үзләренә күрә генә түгел болар. Әнә ничек ризасызлык белдерәләр. Янәсе: «Ни калган сезгә монда? Менә әниебез кайтып кермәсме әле?! Ул – кайтса, күрсәтәчәк әле сезгә күрмәгәнегезне! Безнең аланыбыздан үкчәгезне күтәрегез тизрәк!»
Көчекләрнең әлеге абына-сөртенә атлаган иң кечерәге генә, аларны күреп, әллә ни өрекмәде. Уйнаган җирендә утырып калды. Аннары, бөтенләй кыюланып китеп, күптәнге танышларын очраткандай, Гөлшат белән Айгөл апалары каршына килеп утырды. Башын бер яккарак янтайтып, аларга төбәлде. Янәсе: «Берегездән-берегез матур апалар, сез кемнәр буласыз соң? Безнең аланыбызга каян килеп чыктыгыз? Мин үзем сезне күрүемә чиксез шат. Сезнең белән танышырга буламы?»
– Син, бәләкәч, ай-яй кыю малай күренәсең, – дип, Айгөл, иелеп, аны кулына алды. – Әтием, менә монысы бигрәк матур, – дип, көчекне башыннан сыйпап, аны күкрәгенә кочты.
Тегесе дә тартынып-нитеп, тыпырчынып тормады. Айгөл апасының куенына йомшак курчак булып сыенды.
– Ә тәпиләре менә ничек йомшак! Күзләре ничек матур итеп карыйлар. Абау, ә менә борыны боз кебек салкын. Әтием, бу бәләкәч авырмыймы, аның температурасы юкмы икән? – дип сорады Айгөл.
Шунда Газинурның йөрәге жу-у-у итеп китмәсенме. Болар бит! Болар бит көчекләр түгел! Болар – теп-тере бүре балалары! Менә сиңа мә! Газинур һәм кызлар, үзләре дә сизмәстән, бүре оясы өстенә килеп чыкканнар. Айгөл кочагында да маэмай – эт көчеге түгел, ә теп-тере бүре баласы. Чү, саграк була күрсен. Өннәре авызыннан башларын тыгып, хор белән чәң-чәң килүчеләр дә – безнең як урман-далалары җанварларының иң дәһшәтле соры бүре балалары! Ай-яй-яй! Нишләргә хәзер?
– Борыннары салкын булганда, алар тап-таза була, кызым, – диде Газинур. – Борчылма. Синең кочагыңдагы бәләкәч тә тап-таза. Ләкин кочма, хәзер үк җиргә җибәр үзен.
– Әтием, бу бәләкәчне әллә үзебезнең аланга алыйкмы? Бигрәк матур бит. Безне дә ошатты…
– Ярамый! – диде Газинур. – Хәзер үк җиргә төшер үзен!..
– Әтием! Үтенеп сорыйбыз.
– Ярамый булгач ярамый! Җибәр! Тизрәк китик бу аланнан… Киттек, киттек! Үзебезнең аланга төшәбез.
Газинур мәктәптә укыган елларында, үзләренең Кара Чишмәләрендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алардан биш чакрымнар ераклыктагы Түбән Чыршылы авылына барып укып йөрде. Мәктәпләрендә көнаралаш үткәрелгән төрле чараларда актив катнашып, концертларда җырлап, спектакльләрдә уйнаганнан соң, авылларына берүзе генә кайткан кичләре күп булды. Ике авыл арасында калын гына урман бар. Халык әүвәл-әүвәлтеннән «Бояр урманы» дип йөртә аны. Менә шул урманда бүреләр күп үрчегән, дип сөйли халык. Барын да бар инде. Берара шул урманнан өерләре белән төшеп, колхозның сарык фермасына бәреп кереп, сарыкларны буып чыкканнары булды. Ә һөҗүмнәре уңышлы чыкмаганда, авыл урамында очраган этләрне дә урлап киткәлиләр. Газинур, менә шул бүреләрдән саклану чарасы итеп, букчасында