Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
вирдләрен[57] калдырмау гына түгел, гадәттәгедән күп артык ихлас белән үти, тәүбәсен, шаһәдәтен яңарта тора. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгүдән куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Бу вакыт аның тавышы дерелди, догаларын, тәүбәләрен еш-еш укый иде.
Юлыбыз тыныч булмады, көймәбез куәтле дулкыннар арасына ташланган кечек бер йомычка рәвешендә әйләнгән чаклар күп булды.
Бу вакытлар бабайның йөзенә карау кызганыч була, ул догаларын, Тәңрегә тизрәк ишеттерим дигән кебек, кычкырып-кычкырып җибәрә, шәехеннән мәдәд[58] сорый, гүя үлем үзенең тимер тырнаклары белән картның бугазыннан эләктереп алган да шуның белән көрәшергә, җиңелергә башлаган.
Мин куркыныч юклыгын яки куркынудан файда булмаячагын әйтсәм, аның күңеле кырыла!
Чукынып яки сәҗдә итеп торган марҗаларны кулы белән күрсәтә дә:
– Әнә кяфер дә үзенчә кылана бит, син нигә болай?! – дип шелтәли башлый иде.
Моңа карыйм да аптырыйм: карт җитмеш еллар гомер иткән, ашын ашаган, яшен яшәгән, шулай да үлемнән бу дәрәҗәдә курка. Мин соң ник алай түгел? Нәрсә безнең хәятка мондый куәтле мәхәббәтебезне бетергән?
Диңгезгә кергәнебезнең икенче төне юлчылар өчен артык авыр булды.
Кояш баер алдыннан каты җил чыкты, шимальдән[59] гаҗәп куәтле болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен дөньяны каплап алдылар. Тиз арада җирне – судан, күкне – диңгездән, уңны сулдан аера алмаслык караңгылык басты. Җил көчәя. Күк, таулар-ташлар җимергән, дөньяның астын өскә китергән кебек, куәт белән күкри. Яшеннәр өзлексез уйныйлар, җир-күкне каплаган катлаулы болытларны ярып, уңнан, сулдан утлы сызыклар сызгалыйлар.
Шул караңгы төндә, шундый җил-давылда, шундый куркыныч яшеннәр астында безнең көймәбезнең хәле, чыннан да, гадәттән тыш авыр иде. Көймә җилнең астына таба бөтенләй ава, дулкыннар килеп бәрелгән саен, барыбыз да су төбенә киткән кебек булып калабыз. Көймә көймә түгел, чыннан да, караңгы төндә куәтле дулкыннар арасына ташланган йомычка иде.
Исән калу өмете бик аз иде.
Юлчылар эчендә дүрт марҗа бар иде. Алар баштарак дога белән, сәҗдә белән маташсалар да, дулкыннар китереп бәргән саен «Алла!» дип, «аһ-ваһ!» дип чыелдап җибәрсәләр дә, озакламый һуштан яздылар, үлек кебек агарынып егылдылар. Җаннары бармы, юкмы – белгән юк.
Ләкин минем картым гаҗәп бер хәл алды, башта бераз курыкты, догалар, тәүбәләр укыды. Ләкин курку арткан саен, үлем якынлашкан саен, аның тынычлыгы арткан кебек күренә иде. Ахырдан аңладым: картның исән калу өмете бөтенләй беткән, ул бу төндә һәлак булачагыбызны кистереп куйган икән.
Мең мәшәкать белән тәһарәт алды. Намазлыгын бер почмакка җәйде, кулына тәсбихен тотты да гүя котылды. Башта озын иттереп миңа васыятьләрен сөйләмәкче иде. Көймә батса, һәммә кешенең, шул җөмләдән минем дә батачагымны уйлап, ахры, бер-ике сүз белән бетерде:
– Ходайның бер рәхмәте белән котыла алсаң, минем хәбәремне ирештерерсең. Тагы шуны әйт: тизрәк
57
Вирд – дога.
58
Мәдәд – ярдәм.
59
Шималь – төньяк.