Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
беренчесен бирде:
– Руфинә, гафу итегез, сез кайда эшлисез?
– Казанда. – Кыз көлеп җибәрде. Аңа Альфред та кушылды.
– Ә сезнең кемнәрегез бар?
– Күп белсәгез, тиз картаерсыз.
– Минем яшьлегемне саклавыгыз өчен рәхмәт инде.
Альфред Руфинәнең үзе белән кызыксынуын, үзе турында сораштыруын теләде. Әмма кыз өчен ул әйтерсең лә беркем дә түгел, менә шушы җансыз өстәл белән бер иде. Ул аңа үзен фән үрләрен штурмларга атлыгучы заман герое итеп күрсәтмәкче, әтисен райком секретаре булып эшли димәкче иде. Министр баласына: «Минем әти колхозда ветфельдшер, төп вазифасы өстенә сыерларны ясалма орлыкландыру эшен дә алып бара», – дип әйтеп кара син! Шуннан соң ресторанда утырырмы ул синең белән? Ә шулай да җай чыкты, Альфред уйлап утырган нәрсәләрен нәкъ шулай ярды да салды. Райком секретаре дигән сүзне ишеткәч, Руфинәнең зәңгәр күзләре әллә нинди җылылык белән тулдылар, ул Альфредка булган игътибарын бермә-бер арттырды. Берәр йөз грамм коньяк та алып эчкәч, Альфред акча түләгәч, алар кайтып киттеләр. Таныш йортның подъездына җитү белән, Руфинә бер генә секундка туктады да:
– Сыегыз өчен рәхмәт, хушыгыз, – диде һәм кереп китәргә борылды.
– Руфинә! – Альфред аларның аерылышуы шулай тиз булыр дип уйламаган иде. – Бәлкем, кич ресторанга йә кинога барырбыз?
– Минем вакытым юк шул…
– Ә иртәгә?
– Иртәгә, иртәгә… – диде Руфинә, уйланып. – Шылтыратып карарсыз.
Ул телефон номерын әйтте дә кереп китте.
Тулай торакта безнең егетне бик тә күңелсез хәлләр көтә иде. Кичә эчелгән аракы һәм сыра шешәләре дә, юылмаган кефир шешәләре дә бер почмакта тезелеп тора. Бүлмәдә кичәге егетләрнең берсе генә, калган икесе яңалар. Тегеләр, күрәсең, имтиханнарын тапшыра алмыйча кайтып киткәннәр. Яңа егетләрнең берсе аның бик пөхтә итеп җыештырылган караватында укып утыра. Комендантның Альфредны үзенә чакырганын әйттеләр. Ул ләм-мим бер сүз дәшмәде, портфеленә физика китабын салып, ак костюмын киеп алды да чыгып китте. Альфред, арттан килеп тотмасыннар дигәндәй, шактый вакыт бик ашыгып атлады, аннары адымнарын акрынайтты. Нишләргә соң әле? Ул бер сквердагы эскәмиягә барып утырды. Паспортын, акчасын барлады. Каптырманы ычкындырып, теге конвертны алды, бер башын сакланып кына теше белән кисеп чыкты. Конверт эчендәге унбиш йөзлекне санагач, Альфред як-ягына каранып куйды. Үзе белән бу кадәр акча йөртәм дип башына да китермәгән иде ул. Мең ярым! Моны кесәгә тыксаң да, портфельгә салсаң да куркыныч. Ул, күп баш ватканнан соң, акчаны кабат теге бәхетсез кесәгә тыкты. Хәзер беренче эш итеп кунакханәгә урнашырга, аннары берәр кино карарга, кинодан чыккач, ресторанга кереп ашарга кирәк булыр, дип уйлады ул. Иртәгә, институтка барып, документларны алырга да – әллүр! Юк, бу вариант бармый иде. Имтиханнар беткәнче, конкурс нәтиҗәләре билгеле булганчы Казанда торырга. Аннары күз күрер… Авылга кайтып муеннан эшкә батарга беркайчан да соң түгел. Әллә кайда йөрмәскә, моннан ерак булмаган «Болгар» кунакханәсенә урнашырга карар кылды. «Болгар» үзенең заманча эшләнеше белән тыштан ук аның күңеленә хуш килде. «Дөрес сайлаганмын», – диде ул үз-үзенә һәм кунакханәнең эченә атлады.