Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
колхоздан тартып алса, Руфинә генә алачак. Үлеп яратам, синнән башка яши алмыйм, ашавым ашау, эчүем эчү, йокым йокы түгел дияргә, ничек тә шушы ояны яуларга кирәк. Бер төпләнгәч, җае чыгар. Язга армиягә китәсе. Әле аннан кайтканчы кем бар да кем юк. Ләкин Руфинә дә юләр түгел, сөлек кебек шәһәр егетләре барында русча юньләп сөйләшә дә белмәгән авыл каргасын нишләп якын китерсен ди. Дөрес, Альфредның чибәрлеге бар, кызларның үзенә тыныч карый алмауларын ул яхшы белә. Тик Руфинәнең боларга гына исе китәрме соң? Шәһәр кызларына иң элек акча кирәк, аннары гына калганы. Акчаң җитешле булса, чибәрлегең дә, яшьлегең дә бер читтә торсын. Альфред моның шулай икәнен кичә ресторанда үз күзләре белән күрде. Әйе, әйе, эшне акча тирәсендә әйләндерергә кирәк. Кичә Руфинәнең һәр керфеге, һәр чәч бөртеге өчен җанын бирергә әзер булган Альфредның бүген, аңа сыртын куеп ятканда, башына әнә шундый уйлар килде.
Аның карыны өзелеп ачты, башы да чатнап тора, зал ягындагы ризыкларның тәмле исләре дә бу якка ук керә иде. Альфред акрын гына торды, аяк очларына гына басып, залга чыкты, арадагы ишекне ябып куйды. Ашык-пошык юынып алды да өстәл янына утырды. Күзеннән ут чыгара торган теге әйберне эчеп җибәргәч, ашыкмыйча тәмләп кенә ашады. Аннары өстәлне җыештырып алды. Савыт-сабаларны юып куйгач, кухня өстәленең астын ачса, бурсыган, күгәргән искә тончыга язды. Анда юылмаган савыт-саба эскертләп өелгән иде. Альфред, су кайнарлап, аларның барысын да юды, урыннарына тезеп куйды. Ул кухня өстәлен сөртеп маташканда, Руфинә дә торып чыкты.
– Хәерле иртә! – диде ул, Альфредка иренен сузып. Альфред аның иреннәренә иреннәрен тигереп алды да:
– Хәзер хәерле көн инде! – диде.
– Ах, озорник! – Руфинә тагын аның борынына чиертеп алды. Аннары җыештырылган, юылган әйберләрне күздән кичергәч, канәгатьләнү хисе белдерде: – Синең белән яшәргә була.
Альфред ике кулын күкрәгенә куеп баш иде.
– Синең белән дә яшәргә була.
Руфинә ваннада юынган-төзәнгән арада, ул чәй өлгертте, үзе булдыра алганча, өстәл әзерләде. Кухняда мәшәләнү колхоз эше түгел, түзәргә, ничек тә сынатмаска кирәк иде. Нәфесе бик кымырҗып торса да, теге әйберне хәтта Руфинә кыстаса да капмаска булды. Әнисе әйтмешли, аракы, кешенең дәрәҗәсеннән алып, һәммә нәрсәсен түбән төшерә, бер авызыңа хуҗа булмасаң, синең турыдагы фикернең үзгәрүе дә бар.
Алар тәмләп чәй эчеп утырганда, ишекнең сандугачы өч мәртәбә сайрап җибәрде. Альфред Руфинәгә сораулы караш ташлады.
– Борчылма, әни булырга тиеш.
Руфинә шулай дип ишекне ачты. Анда чал чәчле, күзлекле, кулына георгин чәчкәләре тоткан хатын күренде.
– Исәнме, кызым!
Ул, бусаганы атлау белән, Руфинәне кочып алды, аркасыннан сөйде, чәчәкләрне бирде һәм кулъяулык белән күз яшьләрен сөртте. Шуннан соң гына Альфред белән исәнләште.
Руфинә Альфредны Казанга авылдан килеп заводта эшли, читтән торып укырга керергә җыена дип таныштырды, инде дуслашуыбызга айдан артты, диде. Бергәләп чәй эчү вакытында