Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев


Скачать книгу
алмады, Руфинә ишекне дөпелдәтеп ачып кереп тә китте.

      Әтисе, гадәттәгечә, биш-алты телефонлы, селекторлы, кәгазьләр белән тулы өстәл артында утыра иде. Руфинәгә аның сирәк чәчләре тагын да күбрәк коелган, түгәрәк гәүдәсе дә сизелерлек юанаеп киткән кебек тоелды. Әтисенең каршында бер ир үрә катып тора, аның бит очлары алланган, маңгаена тир бәреп чыккан.

      – Мин бу хакта безнең арада кабат сүз булмас дип ышанам! – Әтисе учы белән өстәлгә шапылдатып сукты. Теге кеше башын иеп аска карады һәм авыз эченнән хәлсез генә:

      – Ышаныгыз, Заһит Рәхмәтуллович, – диде.

      – Сезгә китәргә мөмкин.

      – Рәхмәт, Заһит Рәхмәтуллович. – Теге кеше юк булды.

      – Нихәл, кызым, – диде әтисе, аягүрә басып. Руфинә аның каршына ук килеп утырды.

      – Шапырынырлык әйбер юк, – диде Руфинә.

      Аларның үзара русча сөйләшкәнлеген укучы, әлбәттә, беләдер дип уйлыйм.

      – Дусларың да арткан икән…

      – Нинди дуслар? – Руфинә гаҗәпсенеп аңа карады.

      – Әниең әйтте. Альфред исемле егет турында.

      – Ә, аны әйтәсең икән! Әйе, симпатичный гына малай.

      – Бик яхшы, якын кешесез яшәү кыен, – диде Заһит Рәхмәтуллович, каядыр бер ноктага төбәлеп. – Тик… тәртип булсын.

      – Әти, син кафедра мөдире белән килешермен, дигән идең. Бер-ике имтиханны булса да тапшырырга. Ә ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде.

      Ул күз яшен сөртеп алды да бүлмә буйлап әрле-бирле атларга кереште. Әтисе, тынычландырырга теләп, аның артыннан ияреп йөрде.

      – Үз-үзеңне бетермә инде, барысын да җайларбыз, барысы да җайланыр…

      Заһит Рәхмәтуллович кызын тынычландыру өчен сүз запасы гына җитмәвен аңлап ике егерме бишлек рәвешендә акча запасы да өстәгәч, Руфинә чыгып китте, акча белән бергә ул әтисенең тынычлыгын да алып китте. Заһит Рәхмәтуллович өч төрле йөрәк даруын берьюлы эчте дә арткы бүлмәгә кереп ятты. Бу дөньяның гаделсезлегенә хәйран калырлык иде. Әгәр бала студент итеп алынган икән, әгәр ул нормаль икән, ни өчен ул имтиханын тапшыра алмый? Әгәр бу шулай икән, укыту-тәрбия процессы дөрес оештырылмый, институт доцентлары, профессорлары тиешле белем бирә белмиләр, акча алу өчен генә йөриләр, дигән сүз. Ә аларның шулай йөрүе яшьләрнең тормышларын җимерә, җәмгыятьнең кризисына, регресска китерә. Бүгенге якты көндә ник елый аның кызы? Ата кеше тоныкланып баручы күзләрен сөртте. Әгәр яшь буын турында Заһит Рәхмәтуллович кебек акыл белән күреп кайгыртучан җитәкчеләр булмаса, ул күз яшьләре ил өстенә диңгез кебек җәелер иде. Кафедра мөдире кабакбаш Чәчәншиннар фаҗига тудырып яталар. Аның Руфинә белән юри, үч итеп сөйләшмәгәнен белә Заһит Рәхмәтуллович. Былтыр бер хатын өчен маңгайга-маңгай бәрелеште алар. Әлбәттә, салган баштан. Анда да теге хатын гаепле булды: Заһит Рәхмәтулловичны йә Чәчәншинны үзе сайлыйсы урында, аларның чукышканын читтән елмаеп күзәтте. Ярар, анысы булган, ник соң ул Заһит Рәхмәтулловичның үчен кызыннан ала? Руфинә болай да кыл өстендә тора. Кыз кешегә хәзерге заманда сарылырга


Скачать книгу