Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
кара елан ашый, дип сөйлиләр. Мөштәфширә карчыкның кинәт кыстала, кысталса, бер минут та түзә алмый торган гадәте бар һәм шуның аркасында аның күргәннәрен дә сөйләп кенә бетерерлек түгел иде. Бер елны дөм караңгы кичтә Куян Рәхмәйләре турыннан узып барганда, кинәт шуларның ишегалдына кереп чүгәләгән бу. Әмма Рәхмәйнең бозау кадәр бурзаеның оясы каршына туры килгән. Бурзай, ни микән бу диптер инде, иң элек боз кебек салкын борыны белән моның шәрә тәненә тиеп алган, аннары коточарлык итеп бер генә мәртәбә «һау!» дигән. Убырлы, итәген җыеп тоткан килеш, туптан аткан ядрә кебек боларның өенә барып кергән, ди. Куяннар, тугыз җан тезелешеп, өстәл янында ашап утыралар икән. Куркудан бөтенесе кайсы кая качалар. Рәхмәй үзе, каушавыннан нишләргә белмичә, кашыгындагы токмачын мыегы белән борын арасына төртә, ди. Ике яшьлек кызы да кача алмаган, ул кыз шуннан соң тотлыга торган булып калды.
Узган кыш Мөштәфширә карчык, өем салкын, дип, Васбиҗамал карчыкка кунарга барган. Төнлә кысталып уянган да аралыктагы иске чиләкнең капкачын ачып шуңа утырган. Гөнаһ шомлыгына каршы ул көнне Васбиҗамал, Убырлының сөякләре җылынсын әле, дип, миченә бик каты яккан, шаулап торган имән күмерен теге чиләккә салып куйган булган. Убырлы утыруга, кайнар пар тегене ракета урынына күтәреп җибәрә язган. Күтәрүе әллә ни булмас иде, эссе пар тегенең барлы-юклы итен ботыннан аркасына кадәр көйдергән дә төшергән. Мөштәфширә карчык көрткә чыгып аунаса да, соң булган – аны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып китеп, ул шунда кыш чыкты. Атрай Ибрае аны больницада күрдем, бер малай тапкан, тач Ахшам Талибы (сиксән алты яшьлек ялгыз карт), суеп каплаган төсле, сакалы гына юк дип сөйләп йөрде.
Көлешкән арада болар һәммәсе дә Альфредның күңеленннән узды. Мөштәфширә карчык та юкка чыккан иде. Ашыкмыйча гына, тыкрыктан төшеп, урамга борылдылар, капканы ачып ишегалдына кергәч кенә, өйдән әнисе йөгереп чыкты. Капылт сөендерәбез, дип, алар кайтачакларын хәбәр итмәгәннәр иде. Әнисе бердәнберенең машина белән кайтып керүенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул Руфинә белән баш иеп кенә түгел, кул кысышып күреште. Альфредның укырга керүе, Руфинә белән бер төркемдә укыячагы турында ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәт аларны берәм-берәм кочып чыкты, ә кызны йомшак, итләч аркасыннан шапылдатып сөйде. Үзе бертуктаусыз гел ягымлы сүзләр сөйләде, имтиханнар бик авыр булмадымы, диде, нигә алдан хәбәр итмәдегез, диде, әзерләнеп көткән булыр идек, диде, әле өйгә кереп китте, әле йөгереп тышка чыкты, хәзер аш салам, диде. Альфред белән Руфинә аны ул ниятеннән көчкә туктаттылар, берни дә кирәкми, һәммәсе дә бар, дип, күчтәнәчләр белән өстәлне тутырып ташладылар. Бу кадәр сый-нигъмәтне күргәч, Кәүкәбелҗәннәт «ах» итте, аларны тагын бер мәртәбә сөеп, иркәләп чыкты, дәртләнеп өстәл әзерләргә тотынды.
Ире Газдалдан башлап (аның бүген кәеф-сафа коруы аркасында өйгә кайтып җитмәвен укучылар гафу итсеннәр) авылдагы һәрбер кеше аны Җәннәт дип кенә атаса да, без, таныклыгына язылганча, тулы исеме белән атау гадел булыр, дип уйладык. Ни өчен