Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
белән, Руфинә кызым… – диде дә Кәүкәбелҗәннәт көлеп җибәрде. – Ялгыш кызым дидем, кабат хаталансам ачуланмассыз бит?
Руфинә оялган кыяфәттә аска карады.
– Ачуланмам…
Берничә генә секундка уңайсыз тынлык урнашты.
– Помидорларын да авыз итегез әле, Руфинә, – диде Кәүкәбелҗәннәт, әлеге тынлыкны бозу өчен. – Әлфәрит белән әтисе үстергән помидорлар бу.
Ата белән улның карашлары мизгел эченә очрашты да бер-берсеннән читкә тайпылды. Түтәлләрне казышканда Алфред азмы-күпме ярдәм итсә дә, помидорларын да, башкасын да Кәүкәбелҗәннәт берүзе утырткан, тәрбияләгән, үстергән иде. Моңа ул бары тик эш сәгатьләрен дөрес файдалануы һәм аек фикерләве аркасында гына ирешә алды. Аның карамагындагы ясле-бакчада адәм балалары чәчәктәй үсеп килгәндә, үз бакчасын кысыр, чәчәксез калдырырга хакы юк иде Кәүкәбелҗәннәтнең. Ләкин ул, тыйнаклык саклап һәм тәрбия максатларын күздә тотып, бу хакта әйтмәде, бакчадагы барлык җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең уңуын, тәмлелеген ире белән малаена аударды. Помидорын кабамы, кыярын авыз итәме, Руфинә кызыл иреннәрен матур итеп бөреп соклануын белдерде:
– Шундый тәмле!
– Ә ник икәнен әйтимме? – диде Газдал, азау тешен кулындагы чәнечкесе белән бер тактта селкетеп.
– Химия кермәгәнгә, – диде Кәүкәбелҗәннәт, иренең авызын яптырып, азау тешен яшертү нияте белән.
– Юк! – диде Газдал, тантаналы төстә Руфинәгә туп-туры карап. – Минем кул тәмле, шуңа ул.
– Анысы хак, кулы үтә дә тәмле картның.
Бу сүзләрне ул хәзер генә түгел, җай килгән саен кабатларга ярата иде.
– Ә сез беләсезме, яхшы күңелле кешенең генә кулы тәмле була. – Газдал күзен Руфинәгә төбәгән хәлдә аңа гына мөрәҗәгать итте, әйтерсең хатыны белән малае юк иде. Мәдәниятле кеше хөрмәтенә, гадәттәгечә, әз генә шыттырып та куйды: – Бу фән тарафыннан расланган. Тучны әйтәм мин сезгә.
– Хатыны яхшы ирнең генә кулы тәмле була. – Кәүкәбелҗәннәт тә, елмаеп, кызга карады.
Руфинә – гүя залда утыручы могтәбәр тамашачы, ә алар икесе сәхнәдә аның өчен тырышучы артистлар иде.
– Хатын ир кулының тәмен белгәннән соң гына яхшыра ул…
Газдалның чик-чамасын онытып баруына эченнән кайнап утырган Кәүкәбелҗәннәт, бик матур елмаеп:
– Әйдәле, карткаем, аш кертик, – дип, аны алгы якка алып чыгып китте дә, ишекне ябып, касыгына дыкылдатып төртте һәм пышылдап:
– Минем кул тәмлеме?! – диде.
Ире сынсыз катып торган арада, ягымлы елмая-елмая ашларны ташырга кереште. Ә кулның тәмле булу-булмау мәсьәләсе шактый четерекле, аларның өйләнешүләренең өченче төненнән үк килә иде. Шул төнне чалкан йоклап яткан Газдал күкрәк өстенә куелган уң кулын әллә бастырылып кинәт җәеп җибәрде. Кул, акчарлак канатыдай матур хәрәкәт белән, Кәүкәбелҗәннәтнең нәкъ күзенә килеп төште. Ул авыртудан чәчрәп торып утырды, ире сукканны аңлагач, ачуына буылып, идәннән иренең кырык бишенче размерлы туфлиен эләктерде һәм үкчәле ягы белән тегесенең гырылдык авызы читендә дерелдәп