Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев


Скачать книгу
тавына мендеңмени?

      – Син ясаган Нухка охшатырга тырыштым.

      Ислам, бераз уйланып торгач:

      – Бер әйбер әйтер идем, ышанмассың, – дип куйды.

      – Син әйткәннәрнең мин барысына да ышанам.

      Ислам көлеп җибәрде:

      – Кәҗә белән үгез сугышына дамы?

      – Әйе, син сөйләгәч, дөрес инде ул. Нәрсәдер әйтәм, дигән идең.

      – Мин Нух тавына мендем.

      – Китчәле! – диде Энҗе, элеккечә чыркылдап. – Ниләр бар соң анда?

      – Челтерәп чишмә агып ята, чишмә янында ташка әйләнгән егет басып тора. Нух маңгаендагы тишектән озын елан чыгып-кереп йөри. Ул Нухны саклый.

      – Әләй!.. Мине дә алып мен әле.

      – Алып менәрмен.

      – Алдамыйсыңмы?

      – Алдамыйм.

      – Менә хәзер тереләчәгемә ышандым мин, Ислам.

      – Ышан, Яруллина, – диде Ислам, көлеп. – Тик рәсемнәреңне аерым кешеләргә генә багышлама.

      – Синең миңа ни өчен аерым кешеләрне ясамаска кушуыңны аңладым! – диде Энҗе, кулларын чәбәкләп.

      – Әйт, ни өчен?

      – Син бит үзең аерым кешеләргә карикатуралар ясыйсың! Нигә шуларның берсен дә безгә күрсәтмисең?

      – Мин бит аларны концерт вакытында күрсәтәм, – диде Ислам. – Алдан күрсәтсәм, кызык булыр идеме соң?

      Энҗе аның белән килеште:

      – Әйе шул, син бит әле ул карикатураларың белән район смотрларында да чыгыш ясыйсың.

      – Димәк, мин хаклы?

      Энҗе дәшмәде.

      Алар бер-берсенә карап, елмаеп шактый озак тордылар. Аерыласылары килмәсә дә, беренче булып Энҗе үз өйләренә таба атлады…

      Бичаралар

      Октябрь башында һава бозылып китте. Калын кара болытлар астыннан кояшның күренеп тә караганы юк. Иртәдән кичкә кадәр салкын җил дөньяны актара. Әледән-әле яуган карлы яңгыр тамчылары киемнәргә, битләргә сылана. Шундый көннәрнең берсендә Ислам әнисен кичке савымга озата барды. Ферма эченә кергәч, бәйдәге сыерларны карап торды. Ул бер нәрсәгә шаккатты: торакның кайсы гына төшенә күз салсаң да, бөрешеп, пычранып беткән мәчеләр утыра. Нишләп биредә мәчеләр күп, дип сорагач, әнисе ташландык мәчеләр көннәр суытуга торак эченә керә, дип аңлатты. Сыер савучылар, аларны кызганып, сөт тә бирәләр икән.

      Кайтырга чыкканда, карлы яңгыр көчәйгән, җил тагын да ныграк исә иде. Ул, йөзен җилдән саклау өчен, арты белән атларга тотынды. Шунда ферма стенасы янында басып торган җирән эткә күзе төште. Аның янында бер мәче кыймылдый. Ислам, бара торган юлын ташлап, тирес катыш балчыкка бата-бата, шулар янына атлады. Килеп җиткәч, тыны кысылып туктап калды. Әтисенең бияләе кадәр мәче баласы этнең корсак астында, аяклары арасында нишләргә белмичә дерелди, үзе ишетелер-ишетелмәс кенә мияулый иде. Эт кымшанмыйча басып тора, әллә кызганудан, әллә ачуланып, мәче баласына карап-карап ала. Ул үзе дә каяндыр китереп ташланган эт, ахрысы. Йоннарына учма-учма балчык ябышкан, теләсә кайда аунаганлыгы күренеп тора. Мәче баласы башыннан койрыгына чаклы пычракка баткан, йонының сары икәнлеген чамалап кына була. Гәүдәсе дер-дер калтырый. Карлы яңгыр мәче баласының йон төбенә кадәр үткән,


Скачать книгу