Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев
белән эшләнгән. Малайлар, шул такталы турга килеп, һәрберсе аерым ярыктан бозауны карадылар. Ул инде бик зур үскән, симергән, муены сыер муены кадәр булып килә иде. Бозау ашыкмый гына алдындагы улактан печән катыштырылган саламны чемченә.
– Әйдә, башла, – диде Риф.
Ислам ике учын, авыз читенә китереп, кара-каршы куйды, куыш ясап, бармак очларын бер-берсенә терәде һәм озын итеп «Өмм-м-мүүү!» дип кычкырып җибәрде. Кычкырган чакта учларын акрын гына як-якка аерды. Шулай итеп өч мәртәбә кычкыруга, бозау янына, аксаклап, Әхияр абый килеп керде. Аның башы да озын, ияге белән маңгае да озын, борыны да озын, аяк-куллары да озын булганга, «Колга» дип йөртәләр иде. Шул озын гәүдәсен чайкалдырып, ул бозауга таба иелде:
– Ник кычкырасың? Ни булды? – диде ул, бозауга төксе генә эндәшеп.
Бозау, башын күтәреп, гөнаһсыз күзләрен аңа юнәлтте. Ниндидер тәмле әйбер бирәдер, дип, кулын яламакчы булды.
– Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Әхияр абый, бозауның чуар битен сыпырып.
Әлбәттә, бозау аңа берни дә эндәшә алмады. Шуннан соң Әхияр абый өенә кереп китте. Малайларның авызлары ерылган иде.
– Әйдә, тагын кычкыр инде! – дип пышылдаштылар алар.
Ислам тагын ике мәртәбә, сузып-сузып, бозау тавышы чыгарды. Бу юлы Әхияр абый җәһәт-җәһәт атлап керде. Аның борын астындагы чаларган мыегы ачудан песи мыегы төсле тырпайган иде.
– Ник акырасың, юньсез?! – диде ул карлыккан тавыш белән.
Бозау мескен, берни белмәгәнлектән, телен сузып, хуҗасына якынлаша башлады.
– Яшел печән кирәкмени? – диде Әхияр абый.
Ул чиннеккә менеп, яшел печән алып төште. Бозау тәмләп печәнне ашый башлады. Әхияр абый, тынычлап, өенә кереп кенә барганда, тагын бозау кычкырган тавыш ишетелде. Бу юлы ул хатыны Маһинурны да ияртеп алып чыкты. Маһинур апа бик юан, бик кыска буйлы, йөзе кып-кызыл, зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән зурайганнар иде.
Хуҗаларын күргәч, тагын да тәмлерәк нәрсә бирәләрдер, дип, бозау аларга таба атлады. Маһинурның камыр басып маташкан чагы булган икән, чүпрәле тәмле камыр исенең борынын ярып керүенә чыдый алмыйча, бозау түтәсенең кулын ялый башлады. Шунда ул ялгыш Әхиярнең болай да авырткан аягына каты тоягы белән китереп басты. Әхияр абый кинәт кычкырып җибәрде һәм бозауның борынына сукты. Малайлар, авызларын куллары белән каплап, пырых-пырых көлештеләр. Аягының авыртуына да, бозау тавышына да ачуы килгән Әхияр абый, аның маңгаена йодрыгы белән төя-төя:
– Ник кычкырасың син, ә?! – дип өзгәләнде.
– Туралган бәрәңге бар иде, он сибеп шуны биреп кара әле, – диде хатыны. Һәм өйләренә таба юнәлде.
Аңа Әхияр абый да иярде. Алар күздән югалуга, Ислам тиз-тиз бозау тавышы белән кычкырырга тотынды. Ишегалдында тагын Әхияр абыйның озын гәүдәсе күренде, ул чиләк белән бәрәңге күтәреп, бозауга якынлашты. Битенә, тез башларына он тигән иде.
– Никләр акырасың син, әрәмтамак?! – дип, бозауның улагына бәрәңгесен аударды.
Бозау, көтмәгәндә мондый тәмле ризык килүенә кем сәбәпче икәнен уйлап та тормастан, кетер-кетер китереп,