Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев
үтенергә теләде – теге көч аякларын тыеп калды…
Каникуллар канатлангандай очты
Быел җәйге каникуллар бөтенләй дә сизелмәде. Ислам өчен иң истә калганы Казандагы Илшатның Госман бабайларга кунакка кайтуы булды. Гомумән, авыл татарча белми торган шәһәр малайлары, кызлары белән тулды. Сабантуйда Ислам да, Илшат та көрәшкә чыкты, алар бик күп малайларны җиңеп атты. Ахырда бер-берсе белән бил алышырга туры килде. Ислам аңардан җиңелрәк тә, гәүдәгә дә чандыррак иде. Билләренә тотынышуга, ул Илшатның баш белән түгел, көч белән җиңәргә омтылуын сизде һәм, һичшиксез, аны атачагына ышанды. Тик болай эшләсә, кунак малаена кыен булыр дип уйлады һәм көрәшне кискенләштерүне һаман кичектерде. Хөкемдарлар, ниһаять, аларның сөлгеләрен билләренә бәйләделәр. Хәзер көрәшне сузу авылның үз данын яклардай кешеләр сыегайган икән, дигән уй калдырыр иде. Шуңа күрә Ислам Илшатны кинәт күтәреп алды да чип-чиста итеп аркасына салды. Алар кул бирешеп кочаклаштылар. Исламның үзенә карата яңгыраган мактау сүзләренә дә, мәйданның гөрләтеп кул чабуына да исе китмәде, ул халык арасыннан Галимҗан абыйсын эзләде, карашлары очрашкач, Галимҗан абыйсы ике баш бармагын өскә тырпайтты, һәм ул үзенә яңа көч иңүен сизде. Шул көч белән Ислам әле тагын шактый көрәште һәм үз авырлыгында батыр калды.
Сабантуйлар үткәч, Илшатны сыйныфташ малайлары белән Нух тавына алып менделәр. Һәркайсы Нух башының кайнар ташын капшый-капшый әйләнеп чыкты. Аның йөзенә кемнәрдер әллә чүкеп, әллә тырнап эз салырга маташканнар иде. Моны Ислам берничек тә аңлый алмады, Нухка кагылу – акылга сыймаслык хәл, моның ахыры әйбәт булмаячак иде. Баш янәшәсендәге чишмә буенда аунап яткан газлы су савытлары, ике буш шешә, колбаса калдыклары да күренде. Үләннәр дә тапталган, элекке серле тынлык юкка чыккан.
Ислам Илшатка башның өстәге тишеген дә күрсәтте һәм тыңларга кушты. Илшат, шактый тыңлап торгач:
– Ничектер дулкын бәргән тавыш ишетелә, – диде.
Аннан соң башка малайлар да берәм-берәм шул тавышны тыңладылар.
– Анда ни бар икән?
– Сары елан кереп-чыгып йөри торган тишек бу, – диде Ислам.
Илшат, кызыксынуы чиктән ашканлыктан, бер-бер артлы сорау яудырды:
– Дулкын тавышы каян килә? Сары елан каян кергән анда? Бу баш ни аңлата? Аны кем куйган?
Китте, китте… Ислам аның сорауларына көлә-көлә җавап бирде:
– Сары елан Сары диңгездән үк килә.
– Кайда соң ул?
– Кытайның көньягында. Менә бу ташны карагыз әле, – дип, Ислам аяк астыннан уч төбе кадәр генә юка таш алды. – Кытай язуына охшаганмы менә бу сызыклар?
– Валлаһи, охшаган! – дип кычкырды малайлар.
Ислам үзенең гел уйламыйча әйткән бу сүзләренең дөреслеккә якын булуына үзе дә хәйран калды. Ә, чыннан да, шулай булса? Узган ел районга дару үләннәре җыярга кытайлар шушы урыннарны сорап килгәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Каян белгәннәр алар бу җирне? Аның шушы сүзләреннән соң малайлар көлешә-көлешә аяк астындагы ташларны әйләндереп карарга тотындылар. Шулчак Нухның арткы ягында