Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев
Чөнки аннан да әйбәтрәк, тәэсирлерәк кушамат булуы мөмкин түгел иде. Аны үртисе килгән кызлар, Риф җавап бирергә такта янына чыкканда, артыннан бака тавышы ишеттереп калалар. Пышылдап әйтелгән ул тавыш бер генә укытучы колагына барып җитмәсә дә, Риф үзен үртәүчегә бармак очы белән төртеп китә. Әллә шушы үртәүләр сәбәпче булды, кызларга ул гел төрткәләп, суккалап йөри торганга әйләнде. Кызлар исә аңа йә тел күрсәтәләр, яисә кабат «бака-ка, бака-ка» дип үртиләр, куарга тотынган Рифтән качалар, Риф ничек булса да куып җитми калмый.
Ислам да әллә нишләде. Каз-үрдәк, тавык-чебеш, сыер-сарык булып кычкыруы өстенә гармунда һәм курайда уйнарга өйрәнде. Тагын бер кызыгы бар икән әле: иртән сыйныфташларын, якын танышларын очратуга, «Туган көнең белән!» дип исәнләшә. Сыйныфташ кызларын иңбашларыннан кочып, бит очларыннан «пәп» итә. Кызлар көләләр, этеп җибәргән булып кыланалар. Әмма бу этеп җибәрүләре якынрак кил дигән сыман тәэсир калдыра.
Мансур беренче сыйныфтан ук китап укый башлаган иде, хәзер бөтенләй китап кортына әйләнде. Күп сөйләшми, кирәк сүзне генә әйтә. Сез телевизор карап, компьютер уеннары уйнап, вакытыгызны әрәм итүче диваналар, дип, сыйныфташларыннан көлә. Үзе ул бик ярдәмчел: берәр нәрсә беләселәре килсә, яисә бәхәс чыкса, малайлар, кызлар аның янына йөгереп киләләр, Мансур озак уйлап тормастан җавабын бирә, бәхәсне чишә.
Рөстәм белән янәшә утыручы Энҗе дәрескә соңара башлады. Ул ишектән килеп кергәндә, оялудан иреннәрен сул яклап җыера, ә уң ягыннан, «гафу итегез, җитешә алмадым» дигәндәй ап-ак тешләрен күрсәтә, борынын тартып куя, маңгаена төшкән тыңламас чәчләрен бармаклары белән артка сыпыра, әмма колак өстендәрәк бер урыны тырпаеп кала. Аны яткыру өчен, Энҗе шул турыдагы чәченә бал сөртә икән, дип сөйлиләр. Хак булуы да бар, башыңа төшсә бал түгел, агач келәе дә сөртерсең.
Инде әллә кайчан, челтерәп, гөрләвекләр акты, инде әллә кайчан, шаулап, Ыкта бозлар китте, тау башлары ачылды, болынга көтүләр чыкты, җылы май җилләре авыл эченә яшь яфрак, тупыл сагызы, балан, шомырт, сирень чәчәге исләре тараткан көннәр иде. Авылга район үзәгеннән агитбригада килде. Шул көнне алар сыйныфлары белән агитбригада чыгышын карарга бардылар. Бу көнне аларга Суфия апалары билгеләрен аңлатты һәм барысын да җиденче сыйныфка күчүләре белән котлады. Кич мәдәният йортына килми калучы булмады. Кызлар Исламга әллә ничек үсеп киткәндәй тоелдылар, аларга авыл эчендәге барлык тәмле исләр дә сеңгән сыман иде. Концерт искиткеч матур булды, урамга чыкканда, кызлар-малайлар дулкынланган иде. Аларның без алтынчыны тәмамладык, җиденчегә күчтек, дип, авыл урамнарын тутырып кычкырасы килде.
– Әйдәгез, мин әтинең мылтыгын алып чыгам да һавага җиде мәртәбә атабыз! – диде Фаил, кызларны-малайларны үзләре ягына әйдәп.
Корал белән уйнау, өлкәннәрне йокыдан уяту әйбәт түгел, дип, аңа бөтенесе каршы килде. Ислам җиңелрәк тәкъдим кертте:
– Әйдәгез, Бормалыны теге иң тар урыныннан буып куябыз!
Аның тәкъдиме белән ризалашып, инеш буена төшкәннәр иде,