Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи
өлкәләрендә эшләүчеләрнең 80–90 % ын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу бит гүзәл затларыбызның искиткеч җәмгыяви көчкә ия булуын раслый.
Әйтеп үткәнемчә, татар тарихы битләрендә милләт өчен җан атып йөрүче ханым-туташларыбыз шактый. Ләкин кайсы гына гасырда яшәсәләр дә, алар татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмаган. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган бу асыл затлар – халкыбызның йөз аклыгы.
– Сезне якыннан белүчеләр холкыгыздагы күп сыйфатларыгызга соклану белдерәләр. Һәр кеше – тәрбия җимеше. Тәрбия дигәнбез икән, иң элек безгә гомер бүләк иткән әнкәйләрне искә алабыз. Һәркем өчен әнисе – тормыш өлгесе. Сезнең әниегез нинди кеше иде?
– Һәркайсыбызның күңел түрендә, мөгаен, үз әнисенең кабатланмас образы яшидер. Минем әнием, Харис кызы Кәримә, Чистай районының Дүртөйле авылыннан күрше Нарат-Елга авылына, ишле гаиләгә килен булып килә. Әтиебез Зиннур белән бергәләп алты бала тәрбияләп үстерделәр. Җиденчегә репрессияләнгән туганнарыбызның баласы, сигезенчегә әтинең бертуган сеңлесеннән калган ятим дә сыйды. Менә шул ишле гаиләнең үзәге әни иде. Бүген аның турында искә алу миңа рәхәтлек тә бирә, моңсу да булып китә. Әни исән чакта үзебезнең тарафтан күрсәтеп өлгерелмәгән кадер турында да уйлыйм. Ихтирам һәм хөрмәтне тоеп яшәде алар югыйсә. Тормыш тәҗрибәсе туплый барган саен, узган гомер юлының яңа төсмерләре ачыла бара, үзеңә кирәкле киңәш эзләп тә, әтиле-әниле чорларга кайтып әйләнәсең. Балачак – иң самими, гөнаһсыз вакыт. Ул чактагы кайбер мизгелләр минем дә күңел дәфтәренә онытылмаслык матур хатирә булып язылган.
Безнең якның халкы гомер бакый бакчасында бәрәңге үстергән. Кайберәүләр, бәлки, ышанмас та, бәрәңге бакчасын һәм әнине калебемә сеңдергән беренче хатирәм үтә сабый чагыма карый минем. Көзге көн. Әнием мине, бәләкәй баланы, юрганга төреп алып чыккан да, бәрәңге сабаклары өстенә, кояшка каратып утыртып, бәрәңге казый. Көн якты, күзем кояшка чагыла, әни якында гына – мин боларны әле дә яхшы хәтерлим. Бераз үсә төшеп, инде кул астына керә башлагач, аңа булдыра алганча ярдәм итү, ул әйткәнне тырышып эшләүләрем истә. Әниемнең яргаланып беткән кытыршы куллары рәхмәт әйтеп, башымнан сыйпагандагы сүзсез дә аңлашыла торган рәхәт мизгелләрне сагынам…
Безнең әни аш-суга бик оста иде. Тәмле ризык яисә мич ашы пешерсә, беренче табадан безгә авыз иттерә дә берәребездән тирә-күршедә яшәүче ялгыз әбиләргә күчтәнәч тараттыра. Аларга утын ярырга яисә башка эшләренә булышырга кирәк булса да, әни безне йөгертә иде. Туганнар, күршеләр, авылдашлар арасында бер-береңә ярдәм итүнең әһәмиятен балачактан ук белеп, күреп үскән балалар без.
Сигезенче классны тәмамлагач, тугызынчыга күрше авылга йөреп укыдым. Нарат-Елгадан берүзем идем. Һәр дүшәмбе таңнан торып, аркага котомка асып, җәен җәяүләп, кышын чаңгыда юлга чыгам. Әнинең авыл башына кадәр килеп, мин күздән югалганчы басып карап торуы – күңелдә бик нык уелып калган сурәтләрнең берсе. Хәзер дә Мирсәет Сөнгатуллин башкаруындагы «Җәяүле буран» дигән җырны ишетүгә, күз