Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи
яңалыклар җиткерүче Марат Касыйм да безнеке», – диделәр миңа, сөенеп, Кистемдә.
Бу төбәктә элек-электән динле халык яшәгән. Бүген дә шулай. Авылның имамы – гыйлемле яшь мулла, Татар дәүләт гуманитар институтын һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Илмир хәзрәт Касыймов. Ул саф татар телендә сөйләшә. Илмирны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Аны Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына бертавыштан делегат итеп сайлау да нәкъ менә яшь имамның абруе турында сөйли.
Архив документларыннан күренгәнчә, авылда XIX гасыр башында 3 мәчет була. Беренчесе 1829 елда төзелә. Беренче указлы муллалар Фәхретдин Чәчәков һәм Габделгалим Насыйров 119 малай һәм 80 кызга үз өйләрендә белем бирәләр, дин тарихын, гарәп язуын өйрәтәләр. Аннары, еллар узгач, муллаларның игелекле эшләрен уллары дәвам итә. 1894 елда Кистемдә мәдрәсә ачыла. Шул ук елда авыл мәчетен дә яңарталар. Аны Госман хаҗи төзетә. 1903 елда авылда көчле янгын чыга. Кистемнең өчтән бер өлеше янып бетә. Бу вакытта Госман хаҗи юлда була. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч: «Әгәр дә минем йортым исән калса, авылда яңа мәчет төзетәчәкмен», – дип сүз бирә. Ходай рәхмәте белән, хаҗиның йорты исән кала. Авылда яңа мәчет салу эше 1905 елда тәмамлана. Бу мәчет Кистем авылына бүген дә иман нурын сибеп тора.
Удмуртия Президенты Александр Волков катнашында узган республика татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәре җыелышында Кистем авылы клубы мөдире Светлана Касыймова, Президент программасы буенча Мәдәният йортының түбәсен япканга, республика җитәкчесенә рәхмәтен җиткерде. Клубта берничә ансамбль иҗат итә. Татар җыр-моңнарын, биюләрен, шигъриятен һәрчак халыкка җиткереп, милләтебезнең телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап килгән менә шундый авыл көн күрә Удмуртия Республикасында.
«АВТОВАЗ» КАЛАСЫНДА
Язгы тыныч иртә. Машина тигез юлдан алга җилдерә. Салонда магнитофоннан Резидә Шәрәфиева җырлый. Шофёрыбыз Иван татар җырларын яратып тыңлый, әле алай гына да түгел, кушылып җырлый да. Самара өлкәсеннән, 270 елга якын тарихы булган Тольятти каласыннан кайтып киләбез. Кая гына барсам да, халкымның булдыклы, талантлы, укымышлы икәнлегенә инанып кайтам.
Язгы кояш нурлары күзне чагылдыра. Ә мин уйларым белән бу шәһәрдә узган көннәрне, очрашкан кешеләрне барлыйм.
«АвтоВАЗ»да миңа берничә тапкыр булырга туры килде. Килгән саен, Тольяттиның үзенчәлекле шәһәр булуына инанам. Ул Үзәк, Комсомол, Автозавод районнарыннан тора. Алар шәһәрнең өч почмагында урнашкан. Каланы икегә бүлеп, яңа һәм иске шәһәр дип атыйлар. Уртада – урман. Урман эчендә кунакханәләр, шифаханәләр, ял итү урыннары. Мәһабәт Жигули таулары әллә кайдан күренеп тора.
«АвтоВаз» төзелеше башлангач, элеккеге Советлар иленең төрле төбәкләреннән бирегә килеп урнашкан халык арасында татарлар да шактый була. Бүген бу шәһәрдә милләттәшләребезнең саны 40 000 нән артык. Һәр җирдәгечә, туган телебез юкка чыга