Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи
Сәламәт кешедән генә сәламәт балалар туа. Без барыбыз да авылыбызның киләчәге өчен тырышабыз», – ди Халит. Әлеге спорт залында тренер вазифаларын Нәргизә Таштимерова (карате буенча спорт остасы) башкара, хезмәт хакын Халит түли. Нәргизәләр гаиләсе Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Анда яшәгәндә, Нәргизә тугыз яшендә спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнә башлый. Бик күп ярышларда катнаша. Россия күләмендә узган чемпионатларда гел җиңүләр яулый. Американың Атланта шәһәрендә узган бәйгедә беренчелекне ала. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган кызның теләге – милиционер булу.
Икенче асыл егетебез Арсланов Наилнең үсемлек мае эшләү цехы бар. Ул биш ел элек, Белгородка барып, сыек май ясау серләренә төшенеп кайткан. Менә шул вакыттан бирле Наил үз эше белән шөгыльләнә. Ике ярдәмче тота. Көнбагышны фермерлардан ала. Әзер майны, пластик шешәләргә тутырып, Россиянең төрле төбәкләренә озата. Татарстанның Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнары да аның маен теләп алалар. «Бавырсак, чәкчәк пешерергә әйбәт диләр», – ди Наил.
Тагын бер булдыклы татарыбыз Камил Исхаков – фермер. Камил белән аралашкач, «артык тыйнак, аз сүзле дә инде безнең татар» дип уйлап куйдым. Аның 1300 гектар чәчүлек җире җәелеп ята. Анда көнбагыш, карабодай, бодай, арыш гөрләп үсә. Уңышны җыеп алырга Камилнең үз техникасы да җитә. Шуларга өстәп, 70 баш сыеры, 150 аты, сарыклары бар. Ветеринар, ат караучы, каравылчы, тракторчыларны исәпкә алып, барлыгы 20 гә якын авыл кешесен эшле иткән Камил. «Безнең халык гомер-гомергә ат тоткан. Кечкенәдән атлар яратам мин, – ди ул. – Бүгенге көнгә кадәр сатканым да, суйганым да юк атларны. Минем нәселле атларым, чабышкы атларым, эшче атларым да бар. Сабантуйларда катнашабыз. Моннан ике ел элек бер атым Оренбург ипподромында рекорд куйган иде. Бүгенге көнгә кадәр аны уза алганнары юк әле».
Равил Мостафин исә 2000 елдан бирле Галидә тегермән тота. Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсен югары сыйфатлы он белән тәэмин итә. Беренче, икенче сортлы он да тарта. Бодайны Самара, Оренбург өлкәләре фермерларыннан сатып ала. Ә бодайның калдыкларын, ягъни көрпәне, тирә-яктагы авыллардан терлекләр өчен алып китәләр. Тегермәндә эш ике сменада оештырылган.
Ә Наилә белән Минтаһир Сираҗиевлар гаиләсе орлык суганы үстерү белән мәшгульләр. Бу эштә инде аларның тәҗрибәләре зур. Орлыкны апрельдә чәчәләр, июльнең 25 ләреннән соң җыялар икән. «Яхшы уңышның сере – вакытында чәчү, вакытында җыеп алуда», – ди Наилә ханым. Кышны югалтуларсыз чыккач, әзер орлыкны Ростов, Краснодар, Түбән Новгород, Чиләбе, Новосибирск, Татарстан, Башкортстан һәм башка яклардан килеп алалар. 1 кг орлыктан 1 ц орлык суганы үсә. Ә әзер орлык суганының килосы – 60–80 сум.
Авыл тау итәгенә урнашкан. Тау битенә менеп карасаң, һәр хуҗалыкта теплицалар барлыгын күрәсең. Кызыксынып, Халисә апа белән Рәшит абый Фәйзуллиннар гаиләсенең капкасын кагам. Уллары гаиләсе белән яшиләр. Алар гаиләләре белән помидор үстерәләр. Теплицаларының мәйданы – 6 сутый. Шунда 1500 төп помидор үсә. Киленнәре Рушаниянең сөйләвенчә, орлыкны