Гасыр белән гасыр арасында / Между веками. Клара Булатова
качкан шайтан кебек
Йөз чөермә Илдән, тайчынма!
Ни-нәрсәгә, Шигырем, табына идең —
Тугрылыклы булып кал шуңа!
1991
«Минем ничә яшькә кадәр…»
Минем ничә яшькә кадәр
Яшәвемне күкедән
Сорамадым. Күп түгелен
Мин үзем дә бик беләм.
Мин үзем дә әйбәт беләм
Аз калганын елларның.
Тик күренми иге-чиге
Мин язасы җырларның.
Иң кирәген йомгакларга
Ничек кенә өлгерим?
Сорамыйм ич, әйтмә, күке,
Аз калганын гомернең…
1991
«Элек җаным, баш бирмичә…»
Элек җаным, баш бирмичә,
Күпме чикне сикерде,
Хәзер көчсез карышырга,
Зәгыйфь әсир шикелле.
Тәнемнең дә хәле китте,
Әлсерәде җаным да,
Күпме генә тартышсаң да,
Җиңү – көчле ягында.
Көчле хаким җирдә – көчнең
Карасы да, агы да…
1991
«Ерак чит җирләрдә…»
Ерак чит җирләрдә,
Ерак Себерләрдә,
Нәрсә калган сиңа
Бүгенге көннәрдә?
Дөнья киеренке,
Дөнья тыныч түгел.
Ничек борчылмасын
Сине сөйгән күңел?!
Йөрмә өйдән читтә,
Йөрмә миннән читтә.
Юк юлыңда киртәң —
Кайт яныма, иркәм!
1991
«Ак булсын юлың, уң булсын…»
Ак булсын юлың, уң булсын,
Кире кайтыр юл булсын.
Өметләрең көнгә ашсын,
Ни теләсәң, шул булсын!
Тик еракка китә күрмә,
Озакка китә күрмә.
O әфәндем! Бу ярыңны
Бәхетсез итә күрмә!
1991
«Мин бит хәтта авырый да белмим…»
Мин бит хәтта авырый да белмим,
Җиренә җиткереп, кешечә…
Кан басымы уйный бөтерелеп,
Бер югары менә, бер төшә.
Баш түбәсе ут бөркүдән бераз
Тынып торса – инде аякта:
Мин бүлмәдән таям, чыгып чабам,
Бәрелергә белми кай якка.
Кулда каләм (йә мунчала инде),
Йә кер юам, яки хат язам,
Йә очрашу, йә мәктәпкә чабам —
Тәгәрмәчтән төшмим мин һаман.
Шулай йөрим, шулай туктый белмим,
Егылып, сезгә килеп кермичә.
Мин бит хәтта җиренә җиткереп
Авырый да белмим кешечә.
1991
«Таңнарның чыклысын…»
Таңнарның чыклысын,
Кичләрнең айлысын
Җырлап та, елап та
Кайтара алмыйсың.
Елап та, җырлап та
Чакырып карадым,
Яшьлекнең табигый
Кичләрен, таңнарын.
Тик алар кайтмаслык
Еракта калганнар.
Таңнарны, кичләрне
Үзгәртте заманнар.
Айдагы Зөһрә кыз
Сурәте югалды.
Таңда чык агулы,
Агулы кыравы.
Инде үз чигәмдә
Сыкылар,