Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин


Скачать книгу
торгач, М. Хәбибуллин бик кызыклы нәтиҗәләргә килә: татар халкы бик борынгы халык икән, һәм аның тарихи язмышы башка күп кенә халыклар тормышы белән тыгыз бәйләнештә булган. Шулай булгач, ул халыкларның борынгы тарихларын да белергә кирәк икән. Әмма боларны үзең генә белү җитми, укучыларга җиткерә белергә дә кирәк. Моңа тарих дәреслекләре аша гына ирешеп булмаячак. Кызыксынучылар аудиториясен киңәйтим, чын тарихны күпсанлы укучылар массаларына җиткерим дисәң, шул темаларны иңләгән матур әдәбият әсәрләре иҗат итәргә кирәк. Ә әдип моны эшли ала һәм М. Хәбибуллин тарихи романнар язарга керешә. Ул гына да түгел, алга таба үзенең иҗат кыйбласы тик шушы юнәлештә генә икәнлегенә инана.

      1981–1984 елларда иҗат ителгән «Кубрат хан» романының үзәгендә моннан ундүрт гасырлар элек хәзерге Төньяк Кавказның Таман ярымутравында күпсанлы ыругларны берләштергән Бөек Болгар дәүләтенең барлыкка килеп яшәп ятуы, анда христиан һәм ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы һәм, ниһаять, дәүләтнең таркалуы, андагы шәхесләр һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә. Кубрат хан белән төптәңре Ирсан арасындагы көрәшне әсәрнең төп тамыр сызыгы дип санап була. Аңардан башка укучының күз алдыннан бик күп җанлы образлар— Кубратның якыннары, балалары, аның даирәсенә кагылышлы күпсанлы персонажлар үтә: хатыны Аппак, кызлары Чәчкә, Илбарис баһадир, Балкар илхан, Аспарух илхан, Аслан илхан, шулай ук Византия илчеләре, философлары һ. б. бик күпләр әсәрнең шактый чуар һәм кызыклы образлар җыелмасын тәшкил итә.

      Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач, М. Хәбибуллинһәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга – ХII – ХIII гасырның тарихи вакыйгаларына – Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга. Аның төзелүе, ныклап аякка басуы, чәчәк атуы турындагы «Илчегә үлем юк» (1990), шул дәүләт белән идарә итүчеләрнең берсе – Илһам ханның баскынчы дошманнарга каршы көрәше үзәккә куелган «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнарын иҗат итә.

      Ул гына да түгел, әдипнең игътибарлы карашы чиксез тарих дәрьяларының бик зур киңлекләрен иңләп ала. Ул үзенең игътибарын бер-берсеннән байтак нык аерылып торган ике дәвергә юнәлтә һәм бердәй тырышлык белән ике өлкәне: бик ерак тарихны һәм яралары, җәрәхәтләре күңелләребездә әле дә төзәлеп җитмәгән чорны – моннан әле биш йөз еллар элек кенә яшәгән Казан ханлыгы чорын күрсәтергә теләп, каләмен тибрәтә.

      Бик ерак тарих дигәне «Атилла» (2001), «Батый хан һәм Ләйлә» (2002), «Айбиби» (2004) исемле тарихи романнарда чагыла. Миңа калса, бу китаплар арасында хәзерге укучыга аеруча уңышлы рәвештә тәкъдим ителгәне дип шәхсән әнә шул соңгысын— «Айбиби» не әйтер идем. М. Хәбибуллин романнары арасында кирәгеннән артык озынга сузылганнары да очраштыра. «Айбиби» исә геройларның образлылыгы, хисләренең эмоциональ сурәтләнеше, диалогларның оста бирелеше өстенә үзенә бертөрле җыйнак пөхтәлек белән аерылып тора. Автор китапны зур тарихи белешмә белән ачып җибәрә, хазарлар, Хазар дәүләте һәм аның


Скачать книгу