Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә бер сүз дә әйтмисең, – диде.
– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.
Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты һәм күлмәге аша тойды: оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.
– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы, нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.
– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан, торган саен кыюлана төшеп.
Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән кулын алды, янә күзләренә карады.
– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы, бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.
Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:
– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.
Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.
– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, булган хәлгә баладан битәр үзе таң калып.
– Итте, итте, оста, итте! – дип, баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.
– Олан, – диде оста, янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. – Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең… Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, башбирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең… Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга.
– Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар?
– Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны, теге бичаралар үлгәнче, тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны «ике аяклы хайваннар» дип җәберлиләр.
– Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?
– Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.
– Халкым да, баш тимерче Тугран!
– Әйе, халкың да, халкың да, олан.
Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп