Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
күзләрен Төн илләреннән кайткан затлы тиреләр кыздыра иде, күрәсең. Төптимерче Агасике бары тик шул сәбәпле монда. Алостаз Дәян моны белә, ә менә баһадир белми. Агасике баһадир янына бик еш керә башлагач, алостаз Дәян борчылып килгән иде, ни күрсен, баһадир каршында Чалбай хан шаманы баш ора. «Бусы кемгә хезмәт итә икән тагын?»– дип уйлады алостаз Дәян, түргә үтеп утыруга. Дәян ишетеп белә иде: Илтотар шаман ниндидер юллар белән Чалбай ханга юлыккан. Чалбай ханның башын, капчыкка салып, Фанәгүргә озаттылар. Шаман ни тели, нигә баһадирга килгән?.. Мул яшәгән Мангыш тархан, түмәрләргә – бүре-төлке тиреләре, идәнгә болан-сыер тиреләре җәелгән.
Алостаз Дәянның күзе түр яктагы эт башына төште.
– Бу ни, баһадир? Түрдә эт башы?
– Чалбай хан эткә табына иде, алостаз Дәян, – диде, алостазны гаҗәпләндереп, Илтотар шаман.
– Мине беләсең, шаман!
– Беләм, алостаз Дәян, Төн илләре белән сәүдә итү өчен Кубрат хан атамны Өске Кирмәндә калдыра. Атам олуг ханга күп еллар хезмәт итте. Атам үлгәч, Кубрат ханнан ярлык алу өчен, Фанәгүргә юл чыккан идем, Чалбай ханга тап булдым.
– Шаман, минем иманым Тәңре, син үзең дә Тәңредән иман алган кеше, ничек эт башына табынган Чалбай ханга хезмәт иттең?
– Алостаз Дәян, минем теләгем изге иде: Чалбай ханны Тәңре йоласына тарту. Өлгерә алмадым, башын салды, – диде шаман һәм, күтәрелеп, ишеккә юнәлде, шунда кисәк туктап: – Баһадир, бер киңәшем бар сиңа: ышанма Рум тимерчесенә. Ул кеше сурәтенә табына. Кеше сурәтенә табынган кеше – кеше үтерер.
– Алостаз Дәян, шаманны мин синең карамакка тапшырам. Югалтма, ул кирәк миңа.
– Баш өсте, баһадир. Әйдә, – диде шаманга алостаз Дәян һәм якасыннан тотып алып чыгып китте.
Баһадир уң кулы Ташбулаттан төптимерчене чакыртты. Төптимерче, рөхсәт сорап, түргә узды.
– Илтотар шаман сиңа зарлана, Агасике.
– Яман кеше ул, баһадир. Хәйләкәр төлке. Төлке дә төлке, шаман да төлке. Кирмәндә йөздән артык грек яши, чиркәү кебек өйләре бар. Шунда изге йортка кереп, Христос сурәтенә әтәч канын сипте, мине Чалбай ханнан астыртмакчы итте. Һөнәрем генә коткарып калды: ханга моңа кадәр күзе күрмәгән матур хәнҗәр ясап бирдем. Шуннан соң гына ирек алдым.
– Шаманны нишләтергә киңәш итәсең?
– Ирек богаулаган – далада бозаулаган, баһадир. Яшәсен, грек туганнарым гына кимсетелмәсен.
– Мин аны тыярмын, төптимерче. Тынычланып кит…
– Игелекле бул, баһадир.
Агасике чыгып китәргә өлгермәде, түр якка эт тиресеннән сырма тегеп кигән, чәченә төрле төстәге чүпрәкләр таккан, теше коелып бетүдән ияге чыгып торган карчык килеп керде. Керде дә баһадирның аягына егылды:
– Баһадир, алма минем каравыш кызларым. Үзеңә буйсынырмын. Каравыш кызларың карап яшәрмен.
– Кем бу? – дип сорады Ташбулаттан Илбарыс.
– Убырлы карчык, багучы, юраучы, ырымчы кортка. Чалбайның каравыш кызларын карап торган.
– Чалбайның?! Багучы!