Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин


Скачать книгу
кырт борылды, урман башланды, юл агачларарасына кереп ятты. Шунда моңа кадәр ирләренең өзәңгеләренәтотынып, сабыр гына сөйләшә-сөешеп килгән хатыннарның кайсысы җылап җибәрде, кайсысы, дәшми-тынмый гына, ирнең ат ялыннан берничә кыл өзеп алды. Шул кыл аның йөрәген ире йөрәгенә бәйләп тотачак, кыл ирне янәдән аның янына алып кайтачак, бик сагынганда, баш астына кылларны салып ятканда, ир-канаты сөйдереп төшенә керәчәк.

      Алыплар, атларын юырттырып, урман юлына кереп киттеләр, хатыннарның кайберләре ирләре артыннан берара йөгереп барды, кайберләре сулкылдап җылап калды, кайберләре, дәшми-тынмый гына китеп барган сөйгәненең аркасына, җилкә аша ташлаган җәясенә, тимер очлымына карап, сабыр гына кул изәде.

      Грек Агасике атта төркиләрдән ким йөрми иде. Төптимерче атын матурлаган, бизәгән. Ат күкрәгендә – каплагыч, маңгаенда— таҗ төшерелгән япкыч, йөгәненә көмеш тәңкәләр тезгән. Болгарлар Тәңрегә табына, тамгалары – кояш; греклар христиан динендә, тамгалары – тәре. Тәрене тамга итеп алган грекны алостаз Дәян яратмады, аны күргәч, күзе-кашы җимерелде.

      Фанәгүргә исән-имин кайтып җитсәләр, алостаз боларның барысын да Кубрат ханга түкми-чәчми сөйләп бирер. Нинди мәкер күрә микән алостаз Дәян бу тимерче грек йөзендә? Язмышы белән шаярып, орышларда катнаша… Юк, Агасике шикле кеше түгел, аны Төн илләре халыклары кызыксындыра. Ләкин ул аларны күрмәячәк, хәтта бер сәүдәгәрне дә күрми китәр. Ул бары тик угорларны күрер. Ә угорлар үзләре Төн халыклары белән сәүдә итәләр… Әйе, Агасике үз кеше, ә менә Илтотар шаманны һич кенә дә аңлап бетермәле түгел иде. Кичә Кызкуыш туе булыр алдыннан теге убырлы карчыкны яклап маташты. Бүген дә әнә бер читтәрәк бара, баһадирга якын да килми. Баһадир Илтотарны калдырырга кушмады, үзе белән алды. Дөрес, кичә төптәңре җибәргән балдакны күргәч, шаманның күзләре әллә нишләп китте, баһадир алдына килеп баш орды… Алай да шикле кеше иде шаман.

      Сәфәр чыгар алдыннан Илбарыс уң кулы Ташбулатка әйтте:

      – Шаманны бер мизгелгә дә күзеңнән яздырма, – диде.

      Юл елга яры буйлап өскә күтәрелә. Шаманга да, алостаз Дәянга да юл таныш бугай, бара бирәләр. Хәер, бу җәйләүләр— Болгар биләмәләре.

      Ниһаять, куе урманны чыктылар, туктап, атларны утлауга җибәрделәр, үзләре дә ашап алдылар.

      Көне буена бардылар, бер генә кеше дә очрамады. Бары тик кичкә таба гына зур болынга килеп чыктылар, болын тулы мал-туар иде. Көтүчеләр ят кешеләрне күреп качып киттеләр. Ике алып аларны тотарга итте, әмма тапмадылар. Шунда баһадир ике сыерны суярга, казан асарга кушты.

      Ашап-эчкәннән соң, баһадир дүрт якка да каравыл алыплар җибәрде. Йөзбашлар, җыелышып, мәзәк сөйли башладылар. Алостаз Дәян белән грек Агасике уйга калганнар, шаман моңлы итеп курайда уйный, уң кулы Ташбулат ярым тавышка гына курай моңына кушылып җырлап утыра.

      Баһадир болын буйлап китте. Болын төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән, аяк астыннан чикерткәләр сикереп чыга, янәшәдәге куакларда кошлар сайрый. Илбарыс баһадир тархан Адай


Скачать книгу