Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин


Скачать книгу
күрсә, Тәңредән ваз кичәрләр, һәрберсе патрикий Симеон кулыннан муенына кош тәпие тагып чыгар…

      Төптәңренең йөрәге кысылып-кысылып куйды, тамак төбендә әче төер утырды. Нигә, нигә Батбай илхан белән Аспарух сүзләрендә тормадылар икән?! Ә бит, ут салабыз, көфер оясын җир белән тигезлибез, дип калганнар иде.

      Төптәңре туп-туры сарайга юнәлде. Кабул итәрме хан? Итәр, итми хәле юк. Ул аңа барысын да сөйләп бирер, ханны үгетләр һәм шуның белән күкрәгендә көйрәгән утны басар. Юкса бүген төптәңре Ирсан яшен суккан агачтай дөрләп янып бетәчәк.

      Төптәңренең йөзендә борчу күреп, каравыл алыплар сөңгеләрен читкә алдылар. Төптәңредә ят бер хис уянды, ул гүя хан янына да керми, ә базилевсның үзенә кереп бара.

      Кубрат хан тәхетендә утыра иде, төптәңре ишектә күренүгә, башын күтәрә төште, хан да төптәңренең борчулы кыяфәтенә игътибар итте.

      – Әйдүк, түрдән уз, төптәңре, уң кулыма утыр, – диде гаҗәпкә каршы олуг хан.

      Төптәңре хан янәшәсенә утырды, тирән итеп көрсенеп куйды. Шунда аның күзләре Кубрат хан каршындагы рәсемгә төште. Таң калмалы иде. Юк, бу Аппак рәсеме түгелдер, Тәңредән туган ай үзедер. Алты бала анасы дип кем әйтер?! Йа Тәңрем, бирсәң бирерсең икән кешегә гүзәллекне! Сурәт-рәсем алтынга буялган ырмага куелган иде. Каерылып карап торудан төптәңренең хәтта муены авырта башлады. Ханша Аппак күксел-зәңгәр томан артыннан чыгып килә. Анда, томан артында, Кубрат ханның сурәт чалымы, әмма хан сурәте шулхәтле сыек төшерелгән иде ки, таныса да, бик якыннары гына таныр иде олуг ханны.

      – Аппакның сурәтен патрикий Симеон чиркәүгә куйган икән, – диде олуг хан. – Болгарларны котырта дип уйлама тагын. Мин Болгарда йолаларга ирек бирергә булдым. Син ничек уйлыйсың, төптәңре?..

      Ирсан бу сорауга бер мәлгә югалып калды. Ни дип әйтергә?.. Кубрат хан кулында Атилла бабадан калган җәйпәк чүлмәк такта. Олуг хан, бармаклары белән капшап, җәйпәктәге изге юлларны укый иде. Кубрат хан, яшь чакта Патшакала сараенда тәрбиядә булгангамы, грек телен бераз сукалый, гректан килгән китапларны да укыштыргалый иде. Картая башлагач, Кубрат хан күбрәк уку белән гомерен уздырды. Әллә соң шуңамы дөньяви хәлләр белән кызыксынмый башлады олуг хан? Әйе, базилевс җибәргән философ Иоанн Фасиан искиткеч хәйләкәр булып чыкты, нәрсәгә керешмәсен, хан иң әүвәл аның белән киңәшә. Кайчан китә микән бу философ Фанәгүрдән?.. Базилевс аны иленә чакырган икән, дип тә сөйләделәр, ә үзе һаман Фанәгүрдә. Менә ничә ел инде олуг хан да җәйләү чыкмый, философтан белем ала.

      – Болгар бер Фанәгүр генә түгел хәзер, олуг хан, күзгә күренеп Тимеркүк кала үсеп килә. Биләмәләрендә уннарча тугандаш халык яши. Аларның барысы да диярлек Тәңре йоласына табына. Тәңре йоласы угорлар табынган аю түгел, аның нисби гомере мең еллар, – дип сөйләп китте ярсына барган төптәңре. – Хәйлә белән алдырмакчы Симеон, Аппак рәсемен ясаган да Болгарны христиан диненә аудармакчы. Бүген әнә чиркәү ишекләрен ачтылар, грегы грек инде, болгары шул тарафка агыла, иртәгә яһүде килер, гарәбе. Болгар Тәңре белән яу чапты,


Скачать книгу