Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
империягә бал, балавыз, тире, балык җиме җибәреп торуын хуплыйм. Боерыгым куәтләп әйтәсем килә, илче Илбарыс, Болгарга дигән коралларны корабыгызга төяп яталар. Янәдән ике галер тиздән Фанәгүргә кузгалыр. Империя үзенең дусларына хыянәт итмәс. Кубрат ханга хыянәт иткән грек ил дошманы итеп хөкемгә тартылачак…
Император сөйләде, Илбарыс аңа карап торды һәм уйланды. Күп калганмы императорга яшәргә? Юктыр. Маңгаен җыерчыклар баскан, күз төпләрендә – капчыклар, йөзендә сары күләгәләр биешә.
Мәҗлес барган арада Агасике каядыр юкка чыкты. Ләкин Илбарыс буйтур моңа игътибар итмәскә тырышты. Үз йомышы белән йөридер. Теләсә-теләмәсә дә, буйтурның күзләре императрицага тартылды. Буйтур шат иде. Укытучысына ул барысын да түкми-чәчми сөйләр. Сөйләми мөмкинме?! Әле булса чибәр икән бит кайчандыр ул гашыйк булган Мартина, әле булса ул Константинын онытмаган – хат язды. Хат аның түшендә, буйтур аны иң кадерле бүләге итеп саклар һәм укытучысына тапшырыр. «Укытучым, мин аңа синең күзләрең белән карыйм, син караган күзләр белән. Кайчандыр син аңа, бәлкем, менә шул аш бүлмәсендә шигырьләреңне укыгансыңдыр, ул сине әсәрләнеп тыңлагандыр…»
Мәҗлестән соң шул ук Дариан аларны бүлмәләренә кадәр озата килде, шулай ук күкрәгенә кулын куеп саубуллашып, тыныч йокы теләп чыгып китте.
Иртән ашарга китерделәр. Ашап-эчкәч, алар янына Агасике килеп керде. Дәнисне буйтур корабка җибәрде, үзе Агасике белән калды. Император аңа илчене китапханәләрдә йөртергә кушкан икән. Агасике бик аз сөйләде, каядыр ашыкты, кабаланды, әйтерсең аны кемдер куалый иде. Менә алар белем сараена килеп керделәр. Биредә китаплар шулхәтле күп иде ки, буйтур һәрбер киштә янында тукталып-тукталып торгалады. Кубрат хан да үзенә күрә белем сарае салдырды, әмма моның янында ул бик кечкенә булыр иде. Кичә беренче тапкыр сарайга килеп кергәч тә аны сәер бер хис биләп алган иде, бу хис, белем сараена керүгә, тагын кабатланды, янә ул үзен тузан бөртеге итеп кенә сизә башлады. Киштәләр түшәмгә хәтле куелган, һәр киштәдә йөзләрчә китап. Тоташ карадан киенгән сакаллы белекче, буйтур янына килеп, бил бөгеп исәнләште.
Сакаллы белекче, чандыр гәүдәсен салмак кына йөртеп, буйтурның һәр теләген үтәргә әзер булуын сиздереп тора иде.
Буйтур белекчедән Кубрат ханның углын сораштырды.
– Кубрат хан улы Александр биредә, – диде белекче. – Ул китаплар күчереп яза.
Каршы алу тантанасыннан соң Аслан китеп барды. Нигә килмәде ул алар янына? Бит туган кардәшләре. Асланның кисәк юкка чыгуы, бүген дә күренмәве сәер иде, әмма Александр монда дигәч, буйтур аны чакырырга кушты. «Бик яшьли алып киттеләр илханны Патшакалага, бизүе шулмы», – дип уйлады буйтур, кичәге хәлне исенә төшереп.
Шулчак белемче карт тузан сөртеп йөрүче берәүгә Асланны чакырырга кушты. Аслан көтмәгәндә түр ишектән килеп керде. Керде дә ояла-тартына гына буйтурга таба килә башлады. Килеп җитте, кулын сузды. Асланның кулы каз мамыгыдай йомшак иде. Укытучының: «Кылыч тотар кулларда – язар каурыйлар», –