Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Түшәмнәрдә янә төрле сурәтләр – аллалар ясалган. Сарайның мәрмәр баганалары көзге кебек ялтыратылган. Бизәкле идәннәр, мәрмәр баганалар, түшәмдәге рәсемнәр – барысы да сине шаккатыра, күренеше белән әсир итә. Мондый мәһабәт биналарны Болгарның күргәне юк. Таң калырлык иде гүзәллек, мәһабәтлек сарайда.
Аларны килгән ишекләр аша Дариан алып чыгып китте, Агасике император янында калды.
Болгарларны корабка кадәр Дарианның ярдәмчесе озата барды. Илче Илбарысны һәм аның тылмачын кунак сараена урнаштырдылар.
Кисәк кенә Илбарыс үзен шушы бинада бик кечкенә тузан бөртеге кебек итеп сизә башлады. Бина түшәмнәре аны басар, сытар, изеп ташлар, мәһабәт мәрмәр баганалар җимерелер, диварлары өстенә ишелер сыман иде.
Илчеләрне каршы алган Дариан аларны ян ишектән алып керде. Менә алар төрле сыннар куелган бүлмәгә юлыктылар. Сыннар менә-менә кузгалып китәрләр, кузгалып китәрләр дә, кемнәр болар, нигә монда йөриләр, дип сорарлар кебек иде. Ишекне ачып, аларны сарай хезмәтчеләре каршы алды. Дариан аларга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ә тегеләре исә Дарианга барчасы бил бөгеп калдылар.
– Монда халык та мәрмәр сыннар кебек, – диде пышын гына Дәнис. – Күр әле әнә тегесен, башына ни кигән, кош оясы диярсең.
Буйтур аңа җавап кайтармады. Ул һаман укытучысын уйлады. «Аңладымы икән императрица сөйгәне Константиннан хат алып килүемне?.. Аңлагандыр, түшемдә аңа хат булуына ишарә ясагач, ничек кинәт йөзе яктырып китте. Мәгәр ничек бирергә аңа бу хатны?.. Дарианга бирсәң?.. Юк, Дарианның сатуы бар… Асланга бирергә. Аслан императрицага тапшырыр. Аслан, Аслан, ничек син яшисең биредә?.. Кыендыр сиңа. Син бит далада, киң болыннарда үскән кеше. Ә монда бар нәрсә дә сине изәдер, сытадыр…»
Бары тик шуны аңламады Илбарыс: ни өчен император сарайларын мәһабәт сыннар белән тутыра да, Кубрат ханны бөтенләй башка нәрсә – грек уты кызыксындыра икән? Әллә соң моның төп сәбәбе әнә шул мәһабәт сыннардамы, зур-зур биналардамы?.. Кубрат ханга бүген яшь дәүләтне ныгыту кирәк, шуның өчен тырыша, ә император боларга бик күптән ирешкән. Кем белә, дәүләт нигезен һәм чикләрен ныгыткач, бәлкем, Кубрат хан да сарайларына әнә шундый сыннар ясата башлар, менә шундый мәһабәт биналар салдырыр.
Греклар барысы да христиан динендә. Христиан дине кеше сурәтен ясауны тыймый, әнә яһүд-мөслимнәр сурәт ясауны тыялар, ди философ. Кемдә хаклык? Кемгә зыян килә бу сыннарны ясаудан? Бик соклангыч итеп ясалганнар, карап туймаслык түгел.
Сул як ишеккә борылдылар, тарлавыктай озын арадан уздылар. Дариан янә бер ишекне ачты.
– Алдан үтегез, – диде ул, алдан Илбарыс белән Дәнисне кертеп җибәрде. – Яшәвегез шунда булыр.
Дариан аларны эчкә алып керде, йөрәк турына кулын куеп саубуллашты да чыгып китте.
– Йа Хода, бу кешедән дә котылыр көнебез булыр икән! Ошамады бу кеше миңа, буйтур.
– Без аңа ошадыкмы?
– Анысы аның эше, әмма бу тәкъва кеше белән мин яуга чыкмас идем.
– Синең