Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Хисамова


Скачать книгу
бу үзенчәлек бик борынгыга, алтай бердәмлегенә нисбәтләнә иде, әмма соңгырак чор хезмәтләрдә аның фонетик үзгәреш нәтиҗәсе, яңа күренеш булуы турындагы караш өстенлек ала башлады (А. М. Щербак, Н. И. Егоров һ.  б.)[60].

      *č(ч) тартыгы. Борынгы төрки нигез телдән үк килә торган č(ч) тартыгы яңгырашы буенча кушык тартык – аффрикат. Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә ул сыйфат үзгәреше кичергән, шактый йомшак әйтелешле өрелмәле авазга әйләнгән. Шул ук вакытта бу авазның, ягъни өрелмәле ч авазының, сүзнең төрле урыннарында кулланылышы татар телендә борынгы телдәгечә тотрыклы саклана: чабақ – čаваq, чулақ – čolaq, чатыр – čatïr, чүл – čöl, чал   – čаl; ачы  – ačïg, борчақ – burčaq; ач – аč, күч – koč, кичек   – kič һ.  б. Сыйфаты буенча нигез телдәге č аффрикатына тиңдәш аваз тч авазы көнбатыш диалектның Чистай, Темников, Мәләкәс, Шарлык, Касыйм һ.  б. сөйләшләрдә таралган: тчаука, петчән, тчыбык, кетчеркән һ.  б. Сергач, Чүпрәле, Сыркыды һ.  б. кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге өрелмәле ч авазы ц аффрикаты белән чиратлаша (ч~ц): чәйнек – цәйнек, чана  – цана, пычак – пыцак, чалгы – цалгы, чиләк  – циләк һ.  б. Ц-лаштыру шулай ук Көнчыгыш Себер диалекты өчен дә хас: чәй – цай, чәч – цац, чалгы – цалгы һ.  б.

      Төрки телләр күләмендә караганда, ц-лаштыру күренеше (ч~ц) күбрәк көнбатыш кыпчак төркеменә кергән карачай-балкар, караим телләре өчен хас, ул шулай ук төрек һәм азәрбайҗан телләренең аерым диалектларында да чагылыш таба. Тикшеренүчеләр, ч~ц тәңгәллегенең монгол телләрендә дә булуын исәпкә алып, аның шулай ук бик борынгы күренеш булуын билгелиләр.

      Татар әдәби телендә өрелмәле ч авазы сүзнең төрле урыннарында актив кулланылышта йөри:

      сүз башында: чабак, чаган, чабата, чакыр, чатан, чыршы, чуар, чукы, чорна, чиш һ.  б.

      Аерым сүзләрдә сүз башында килгән ч авазы борынгы с~ч тәңгәллеген чагылдыра: чәч – сач, чәчәк – сачәк, чәнеч – саныч һ.  б.;

      сүз уртасында: а) ике сузык уртасында: ачы, пычак, учак, кичә, кичер, төче, мәче, мичәү; ә) тартыклар янәшәсендә: борчак, пычкы, почмак, мичкә, төчкер һ.  б.

      сүз ахырында: борыч, уч, үч, оч (летай), оч (конец), чәч, өч, күч һ.  б.

      кушымчаларда: – чы/-че: сабан-чы, итек-че, сугыш-чы, тел-че, йөгереш-че һ.  б.; – чан/-чән: сүз-чән, сугыш-чан, эш-чән, кызыксыну-чан һ.  б.; – гыч/-геч: ач-кыч, кыр-гыч, кис-кеч, сөз-геч һ.  б.

      Татар теленең төрле сөйләшләрендә сүзнең төрле урыннарында ч~с тәңгәллеге урын ала. Мәсәлән: чикерткә – сикерткә, кечерәк – кесерәк, күргәч – күргәс (Мамадыш һәм Норлат сөйләшләре); килгәч – килгәс, салгач – салгас, әтәч  – әтәс, чүмеч – сүмес, токмач – токмас, умач – умас (Бастан сөйләше); чебен – себен, чәй – сәй, печән – бесән, пычкы   – быскы, пычак – бысак һ.  б. (Златоуст һәм Красноуфим сөйләшләре) Төрки телләрдән ч~с тәңгәллегенең актив зонасы булып башкорт теле санала, һәм татар телендә бу тәңгәллекнең, нигездә, көнчыгыш төбәкләрдә таралуы аның турыдан-туры башкорт теле йогынтысы икәнлеге турында сөйли. Аерым тәңгәллекләрдән ч~т тәңгәллеге исә, асылда, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен хас: чишен – тишен, чиш – тиш, чишмә –


Скачать книгу

<p>60</p>

Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–85; Егоров Н. И. Проблемы генетической и хронотопологической стратификации лексики чувашского языка и теория булгаро-чувашской языковой преемственности // Научный доклад по опубликованным трудам, представленный к защите на соиск. уч. степени докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1992. – 306 с.