Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова
– карга һ. б.
Төрки телләр күләмендә алганда, увуляр қ һәм тел арты к авазлары кыпчак һәм карлук төркемнәренә кергән телләрдә тотрыклы саклана.
Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қ артикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар – kаr, қат – kаt, қара – kаrа һ. б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан – ğаn, қыз – ğiz, қара – ğаra һ. б.).
Увуляр қ авазының нечкәрүе, қ~к тәңгәллеге шулай ук караим һәм комык теле диалектларында һәм өлешчә казах, үзбәк, каракалпак телләренең көньякта таралган сөйләшләрендә теркәлгән[52]. Галимнәр бу тәңгәллекнең сәбәбен қ, к авазларының артикуляциясе шактый катлаулы булуы һәм аларның йомшавы белән аңлаталар.
Сүз башы позициясендә (анлаут) татар телендә увуляр қ(q) һәм тел арты к(k) авазлары тотрыклы саклана:
а) қар, қара, қан, қом, қолын, қоры, қорт, қул, қурай, қыз, қыт-қыт һ. б.;
ә) кәҗә, кәләш, кәпәч, керпе, кеше, киек, киез, кис, күч, көл, көпчәк, көч һ. б.
Аерым сүзләрдә қ~ғ, к~г тарихи тәңгәллеге көнбатыш диалект сөйләшләрендә һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә чагылыш таба:
а) қараңғы – ғараңғы, қаңғылдау – ғайғылдау, қарабодай – ғарабодай, көнбағыш – ғомбағыш һ. б.;
ә) күбек – гөбек, көдрә – гөдрә, кәрәз – гәрәз, кура җиләге – гүрләк һ. б.
Увуляр қ авазының йомшавы – спирантлашу күренеше – аерым сөйләшләрдә қ~х тәңгәллеге рәвешендә чагыла: қырау – хырау, қәбер – хәбер, қәдерле – хадерле һ. б.
Урта диалектның Касыйм сөйләшендә нигез телдәге q(қ), k(к) авазлары тамак төбендә ясала торган ﻋ (һәмзә) авазы белән чиратлаша:
а) қойаш – ﻋойаш, қарт – ﻋарт һ. б.;
ә) көн— ﻋен, көл – ﻋел, көч – ﻋеч һ. б.
Сүз уртасында (инлаут) татар әдәби телендә, шулай ук төрле диалект һәм сөйләшләрдә ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы q(қ) һәм k(к) тартыклары үзгәрешсез кулланыла, аерым сөйләшләрдә исә қ~ғ, к~г тәңгәллеге чагылыш таба:
а) бақыр, йоқо, қақы, тоқом, сақал, зықы, суқа, суқыр, чоқор, уқы һ. б.
қ~ғ тарихи тәңгәллеге әдәби телдә, асылда, берничә сүздә генә урын алган: йуғары<joқaru, туғыз<toқuz, йалығу<jalqu, тағы<taqï. Диалект һәм сөйләшләрдә исә бу тәңгәллек киңрәк таралган: тықрық – тығрық, йақа – йаға, чоқор – чоғор, бақыр – бағыр, вақыт – бағыт, туқый – туғый, чуқу – чуғу, чақрым – чағрым һ. б.;
ә) ике, тәкә, төкәнү (бетү), пәке, күкерт, күке, сәке, текә, бәкәй, төкер һ. б. к~г тәңгәллеге түбәндәге сүзләрдә килгән: игез<äkiz, сигез<säkiz, иген<äkin, чүгү, чүгәләү<čökü һ. б. Диалект һәм сөйләшләрдә: чикерткә – чигеркә, икенче – игенце һ. б.
Борынгы q(қ), k(к) авазлары сүз уртасында шаулы һәм сонор тартыклар янәшәсендә дә күпчелек сүзләрдә үзгәрешсез калалар: а) ақрын, йылқы, тақмақ, талқы, қойқа, ақсый, ақча, тақта, бақча, туқсан һ. б.;
ә) чикләвек,
52
Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М. : Наука, 1984. – С. 187–188.