Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова
*u, *ü авазларының кулланылышы да теркәлгән. Этимологик *u (у) авазы саклана: бутка (ботка), тукмач (токмач), сурау (сорау), ухшау (охшау), куңгыз (коңгыз), суң (соң) һ. б.
*ü(ү) авазы саклана: җүгерү//йүгерү (йөгерү), мүгез//нүгез (мөгез), гүбе (гөбе), бүгелү (бөгелү) һ. б.
Татар теленең мишәр диалектында һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә иренләшкән сузыклар шактый көчле иренсезләшү кичергәннәр. Бу күренеш бигрәк тә *u>ŏ, *ü>ө күчеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярымтар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияләнгән) ŏ, ө авазлары өчен хас. Мәсәлән, мишәр диалектында:
Чүпрәле сөйләше: солы~сылы, бодай~быдай, он~ын, төлке~ телке, көн~кен, сөт~сет һ. б.;
Мордва-Каратай сөйләше: коры~кыры, тора~тыра, тормыш~тырмыш, көлә~келә, төпле~тепле, көн~кен һ. б.;
Чистай сөйләше: солы~сылы, он~ын, болыт~былыт, дөрес~
дерес, корал~кырал, болын~былын һ. б.;
Чистай керәшеннәре сөйләшендә: өзелә~эзелә, сөлге~селге, чөй~чей, тоз~тыз, көмешче~кемешче, йөзек~йезек// җезек һ. б.;
Тау ягы (Подберезье) керәшеннәре сөйләше: болын~былын, солы~сылы, төтен~тетен, төлке~телке һ. б.
Урта диалект сөйләшләрендә ō, ө авазларының иренсезләшүе алай ук системалы чагылыш тапмый. Ул, асылда, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә һәм, өлешчә, башка сөйләшләрдә генә урын ала:
Дөбьяз сөйләшендә: болын~былын, толым~тылым, болар~ былар, тормыш~тырмыш, көн~кен, өч~эс, сөт~сет, төлке~ телке, көтү~кетү, йөз~йез һ. б.;
Касыйм сөйләшендә: сөт~сет, көн~ ﻋен, төн~тен, көл~ ﻋел һ. б.;
Златоуст сөйләшендә: бозау~бызау, богау~быгау, болай~былай, томау~тымау һ. б.;
Тархан сөйләшендә: көн~кен, төлке~телке, он~ын һ. б.
Бу рәвешле иренсезләшү күренешенең сәбәпләрен тикшеренүчеләр Идел буендагы төрки телләр (татар, чуаш телләре) өчен хас ареаль күренеш дип саныйлар һәм аны сузыкларның күләм ягыннан кыскаруы – редукция күренеше белән бәйләп аңлаталар[43].
Шул рәвешле, хәзерге телдәге тугыз сузык аваз һәм бер дифтонг (ый) үзләренең килеп чыгышы буенча борынгы төрки нигез телгә барып тоташа һәм аерым сыйфат үзгәрешләрен кичергән хәлдә гамәлдә йөри. Телебездәге авазлар тарихын бу рәвешле җентекләү, Идел буендагы төрки телләрнең үзенчәлеген башка төрки телләргә мөнәсәбәттә ачыклау белән бергә, әдәби тел тарихын, борынгы язма истәлекләр телен өйрәнгәндә, аерым фәнни-методик әһәмияткә дә ия.
Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)
Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре
Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.
Билгеле булганча, хәзерге татар телендә 28 тартык исәпләнә (б, в, w, г, ғ, д, ж, з, җ, й, к, қ, л, м, н, ң,
43
СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 72.