Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова
дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)»[30].
Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика
а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы – арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°лāр, ба°рга°ннāр, ба°ла°лāр. а авазының о-лашуы, – сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а – о авазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й – уйх, а°лма – улмă, а°қтар – ухтар һ. б.
Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.
Идел буендагы төрки телләрдән тыш, а авазының иренләшүе үзбәк телендә системалы чагылыш таба (а – о), һәм ул иран телләре (таҗик теле) тәэсире буларак карала.
Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сыйфаты буенча нигез телдәге а авазына тәңгәл ачык а авазы саклана. Иренләшмәгән нык ачык а шулай ук урта диалектның Нократ-Кистем, Бастан, Нагайбәк, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә кулланыла һәм Себер татарлары диалектлары өчен хас. Кимрәк дәрәҗәдәге ачык а авазы Камышлы, Каргалы һәм Әстерхан сөйләшләрендә теркәлгән[31].
Татар теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре кысасында бер үк а авазының күптөрле әйтелеш вариантлары татар халкы формалашуда төрле кабиләләр катнашу белән аңлатыла һәм, әйтик, Дөбьяз сөйләшендәге кебек нык ачык а авазының саклануы борынгы нугай теле йогынтысы буларак карала.
Борынгы *а авазының тарихи үзгәреше татар телендә шулай ук аның нечкәрүе һәм ә авазы белән тәңгәлләшүендә дә чагыла.
ә авазының тарихы. Хәзерге телдәге ә авазы – үзенең төп билгеләре буенча алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, чагыштырмача озын сузык аваз. Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенә мөнәсәбәттә борынгы *е(ä) авазының – и авазына, ә борынгы *i авазының кыска әйтелешле ě авазына күчешен искә алсак (*е(ä)>и; *i>ě), хәзерге телдә ә авазының килеп чыгышы, чыннан да, сорау тудыра һәм махсус тикшерүне сорый.
Хәзерге фәндә борынгы төрки нигез телдәге *а авазының палаталь пары урынында күбрәк *ä авазы түгел, киң
30
Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.
31
Карагыз: Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань, 1977. – С. 36–77; Бурганова Н. Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. – Казань, 1985. – С. 5; Юсупов Ф. Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. – Казан, 1979. – 21 б.