Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
дында галим И. А. Износков Мамадыш өязе авыллары турында доклад белән чыккан. Докладта авыл исемнәренең каян алынганлыгы, һәр авылның милли составы, Мамадыштан ераклыгы, халкының саны күрсәтелгән. Сеҗе авылы рәсми документларда Мурья Мусич исемендә йөртелгән. Сикертән авылының исеме Сикерткә исемле чокырга урнашканлыктан килеп чыккан дип аңлатыла. Анда барлыгы 382 ир кеше, 349 хатын-кыз исәпләнгән. Яңа Чуриле авылы шәһәрдән (Мамадыштан) 102 чакрым, милләте – руслар, диелә докладта. Халкы 1860 елда, җир җитмәгәннән, Казан өязе Чуриле авылыннан (хәзерге Иске Чуриле) һәм Лаеш өязе Ключище авылыннан күчеп утырган.

      Чөмә-Елга авылында 1877 елда ирләр – 320, хатын-кызлар 323 кеше исәпләнгән. Гөберчәк, Казаклар, Иске Му авылларының шәһәрдән ераклыгы 110 чакрым дип күрсәтелгән.

      Нәкъ әнә шул авыллар рәтендә, Кесмәс елгасы буенда, шәһәрдән 111 чакрым ераклыкта Күкчә авылы булганлыгы күренә. Бу авыл 8–9 йортлы гына булса кирәк, ирләр саны – 20, хатын-кыз 23 кеше исәпләнгән. Кесмәс буендагы Сикертән яки Му елгасы буендагы Гөберчәк һәм Казаклар тирәсендә урнашкан бу авыл хәзер юк. Ул кайда булган? Кайсы авылга кушылган? Хәзергә билгесез. Шунысы характерлы: Гөберчәк авылының Казаклар авылына чыга торган урам башы халык телендә «Күкчә урамы» дип йөртелә. Ул тирәдә яшәүчеләрне авылның картлары әле дә «күкчәләр» дип атыйлар. Моның теге, билгесез Күкчә авылына бәйләнеше булуы мөмкин дип уйларга нигез бар. Бәлки, ул кечкенә авыл Гөберчәккә күчеп килгәндер дә, шул әлеге Күкчә урамына урнашкандыр?..

Яңа тормыш1. – 1962. – 26 гыйнвар

      Пионер оешмасы тарихыннан

      Пионерлар өчен татар телендә Мәскәүдә чыгарылган «Октябрь баласы» журналының 1932 елгы 11, 12 нче саннарында Казанбаш мәктәбе пионер оешмасының эше яктыртылган. Казанбаш пионерларының мәктәптә, колхозда, гомуми торактагы көнкүрешенә журнал үзенең алты битен багышлаган. Сәхифәдә алдынгы пионерлар Фазилә Камалиева, Мансур Надршин, Зариф Солтанов, Идрис Ибәтуллинның рәсемнәре бирелгән. Шулай ук бер биттә хәзерге көнне дә шул мәктәптә эшләүче Фатыйма апа Бакиеваның да рәсеме бар. Көтек башлангыч мәктәбе мөдире Фәйзерахманова Мәхтүрә ул вакытта алдынгы пионер булган. «Сәләхиев Рамазан һәм Фәйзерахманова Мәхтүрә иң алдынгы ударниклар», – диелә журналда. Сәхифәдә пионерларның үз мәкаләләре, хәтта бик матур гына «Кыштыр-мыштыр Мәхмүт» дигән билгесез бер пионерның шигыре дә бирелгән.

      Сәхифәнең журналга урнашу тарихы түбәндәгечә: 1927–1932 елларда Мәскәүдә чыгарылган бу журналның редакторы Муса Җәлил булган. 1932 елның октябрендә Муса Җәлил Казанга килә. 29 октябрьдә балалар хәбәрчеләренең киңәшмәсе җыела, һәм анда шагыйрь доклад белән чыга. Киңәшмәдә «Октябрь баласы»на Татарстан мәктәпләреннән бер мәктәпнең тормышын яктырту кирәклеге әйтелә. Казанбаш мәктәбе сайлап алына. Муса Җәлил материал туплау өчен «Октябрь баласы»ның күчмә редакциясен оештыра, һәм ул редакция Казанбашка бара. Моның составында шагыйрь үзе дә булмаганмы? Журналда исемнәре язылган пионерлар, бәлки, моны ачыкларга ярдәм итәрләр?

Яңа тормыш. – 1962. – 2 март

      Арча крепосте тарихыннан

      Арча посёлогының хәзерге почта бүлеге урнашкан тирәдәрәк тау кырыендагы иске агач башняны олы яшьтәге кешеләр хәтерлиләр әле. Ләкин ул башняның тарихы бик эчкәрегә, берничә йөз елларга китә.

      Элек Арча крепосте, гомумән, җирдән эшләнгән вал белән уратылып алынган булган. Валның ике ягы тирән чокыр һәм Казанка яры белән чикләнгән. Менә шул вал өстендә, тарихчы С. М. Шпилевскийның язуына караганда, 7 башня булган. Алар нык итеп агачтан корылып, мылтыктан атар өчен «бойница»лары да булган. XX гасыр башына, билгеле, ул башнялар җимерелеп, валның да эзе югалган. Тик урыны калган бер башняны гына Казан университеты каршындагы Тарих, этнография һәм археология җәмгыяте реставрацияләргә карар биргән. 1900 елның җәендә шул максат белән Җәмгыятьнең действительный члены В. Борисов килгән. Бу вакытта иске башня тәмам җимерелеп, бүрәнәләр өеме хәлендә булган. Башняны ремонтлау өчен Арчадагы һөнәрчеләрдән файдаланганнар. Башня эчендә һөнәрчеләр балчыкка күмелеп калган ат, сарык, дуңгыз сөякләре, балык калдыклары, көл һәм күмер тапканнар. Шулай ук бер данә Казан ханлыгы акчасы һәм тимер пычак чыккан.

      Башня элекке хәленә кайтарылган, ләкин инде аның бүрәнәләре бик иске булган. Шулай да аны карап тору эше шәһәр старостасы Н. П. Щёлкинга йөкләнгән.

      Галим В. Борисов исә шул елның 27 октябрендә Җәмгыятьнең гомуми җыелышында Арча крепостеның башнясы турында доклад ясаган.

Яңа тормыш. – 1962. – 28 март

      «Колхозда бик яхшы!»

      1931 елның 15 ноябрендә «Авангард» (Кәче) колхозында чит ил кунаклары була. Делегация составында Америка Кушма Штатларыннан машинист Томас Остен, эшче Джон Гейс, Көньяк Африкадан тегүче хатын Иона Корнелиус, Австриядән металлист Герорд, ирландияле Силлиэс һ. б. кунаклар булган. Алар колхозның балалар бакчасы, мәктәп, мастерскойлар белән танышалар. Бакча балалары делегация хөрмәтенә концерт бирәләр. Авыл тормышы белән танышкан кунаклар «Авангард» колхозчыларына:

      – Сезнең киләчәк өметле, – диләр.

      Ә америкалы Джон Гейс инде машинага утырганда, озата килүче колхозчыларга


Скачать книгу

<p>1</p>

Арчада чыга торган газета. Исеме төрле елларда үзгәреп торган: «Яңа тормыш», «Коммунизмга», «Арча хәбәрләре».