Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
сез әкияттәгедәй серле декорация эчендә калырсыз. Идел агышын тыңлагыз, таң атканда аның агышы бик серле була…

      Әгәр сез Ык буйларына барып чыксагыз, андагы әрәмәлекләр, андагы су буйларыннан аерылып китә алмассыз. Башка бер җирдә дә сандугачлар андый ук музыкаль тавыш белән сайрамыйлар. Әгәр инде сез Арча, Балтач ягы урманнарына килеп чыксагыз, андагы матурлыкка таң калырсыз. Калын-калын чыршы, имән, нарат, каен урманнарының җиләкле аланнарында йөргәндә, Тукай «Шүрәле»сенең нәкъ менә шунда гына тууы мөмкин булганын аңларсыз. Җил искәндә, ул мәһабәт агачлар шавын тыңлагыз: колагыгызда, һичшиксез, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетындагы музыка яңгырар.

      Язгы сабан вакытында кара туфраклы Сарман яки Буа якларына чыгыгыз: андый матурлыкны, андый байлыкны сез тагын кайда күрерсез? Күпереп яткан гөл балчыгыдай җир өстеннән диңгездәге кораблар сыман тракторлар килә. Кара туфраклы басу өстендә рәшә. Җир исе, парлы балчык исе, һавадагы тургайлар җырына тракторларның тигез гөрелтесе кушыла.

      Әгәр сез безнең Казан янындагы Ослан тавына килеп чыксагыз… Хәер, Татарстанның кайсы почмагына гына барып чыксагыз да, сез ул урынга мәңгегә гашыйк булачаксыз…

      Сабантуй – әнә шул игелекле җирдә мул уңыш үстерүче җир хуҗаларыныкы. …Бу бәйрәмдә борынгыдан килгән бик күп күркәм гадәтләрне әле дә саклыйлар. Арадан берсе…

      Сабантуйга бүләк җыю

      Менә, менә иртәгә Сабан туе… Урамда гармун тавышы. Көпә-көндез. Элегрәк кичен ишетелгәләгән гармун тавышына да чукмар башлы таягын тотып килеп җиткән, егетләрне тараткан карт хәзрәт тә бүген берни эшли алмый. Тәкъва картлар, куштаннар да бүген беркемне дә уен-җырдан, музыкадан тыя алмыйлар. Чөнки иртәгә – Сабан туе, хезмәт туе. Әтисе кушканга гына ара-тирә мәчеткә йөргәләгән крестьян егете бүген, бернигә дә карамый, арбага менеп иптәшләрен кочаклап утырган да урамнан җырлап бара. Ә ат дугасында кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, егетләрнең берсе нәкъ шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргән. Ат бизәлгән – тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея, дугада пар кыңгырау, ыңгырчакларда шөлдер, кызыл чуклар асылынган…

      Урамнан арбага төялгән егетләр төркеме килә. Юк, бу төркем генә түгел, бу – игенчелек белән көн күргән татар халкының гасырлар буенча әзерләнгән филармониясе, консерваториясе, фестивале, халык хоры килә…

      Әйдә барыйк бер җиргә,

      Кемнәр тияр бер иргә;

      Безгә каршы килгәннәрне

      Йөретмәбез бу илдә.

      Гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң нык дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше – быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урынны аның бүләге, быелгы яшь килен бүләге алырга тиеш. Бүләк уңышлы сайландымы икән? Ошатырлармы икән? Кеше арасында хур итәрлек түгелме? Бит, быелгы яшь киленнең


Скачать книгу