Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
гомер сөрә, дөресрәге, җан асрый иде. Шуңа күрә «Байгыш» дигән кушамат йөртә дә. Кочагында мәче баласы хәтле генә ак эте Акбар бөгәрләнеп ята. Яуш кергәннән соң, аның түрә икәнен сизгер төстә иснәнеп белгәч, эт көрән тамгалы башын хуҗасының култык астындагы костюм ертыгына яшерде.
Яуш Тәфкилгә:
– Тор! – дип боерды. – Эш бар.
Тәфкил каравылда йоклап туйган, хәзер исә махмырдан сырхаулап ята иде.
– Йокы килә, – дип мыгырданды да әйләнеп ятты.
– Эшеңдә йоклап туярга иде.
Караватын шыгырдатып, Байгыш Тәфкил эренле күзен уа-уа торып утырды. Ул, аңышмыйча:
– Нәрсә суярга? – дип сорады. – Сыермы, сарыкмы?
Сахалинда чакта болан көтүе көтеп, болан суеп, азау тешен ярганга күрә, аңа хуҗалыкта мал суйдырталар иде. Сыер, ат түшкәсенең сөяк-санаклы өлеше механизаторлар аш-суына китә, бот тирәләрен килгән-киткән түрәләргә чабалар. Аның эше түгел, төпченми, телен яшерә белә. Бавыр белән йөрәк, телне колхоз рәисенең машинасына салып җибәрәләр, ә аңа эче-башы кала. Тәфкил карта, койрыкны, үгез белән атларның йомыркаларын үзенә калдыра да калганын әби-сәбиләргә сата, акчасына аракы алып эчә иде. Әле кичә кичкырын гына бер карт алаша, бер сарык суйды. Алашасы язгы чәчүне төгәлләү хөрмәтенә механизаторларны хәл кадәри сыйлау мәҗлесенә билгеләнде, сарыгы, шунда котлау сүзе әйтергә киләчәк район түрәсенә кечкенә генә күчтәнәч сыйфатында чиста кәгазьгә төрелеп, суыткычка куелды.
Тәфкил карлыккан тавыш белән:
– Тагын нәрсә суярга? – дип кабатлады.
– Суяргае димәдем ич, эшеңдә йоклап туяргае, дидем.
– Әй, суяргае шул ул. Суярга да – туярга…
– Кулың калтыравы аңлашыла, – диде Яуш. – Ә тешең тешкә нигә бәрелә соң әле синең?
– Крокодилларны куркытам.
– Соң… – дип, Яуш матур гына йөренеп килде. – Моннан ун мең чакрым әйләнә-тирәдә крокодилларның эзе дә җук ич.
– Шул… Минем тешләрем шыкылдаудан куркып качып беткәннәрен белмисеңмени?
– Әйтәм җирле… – диде Яуш, аның катгый мантыйгы белән килешеп. – Пычкың бармы?
– Пычкы белән мал суеп булмый. Пычагым бар, – дип, Тәфкил мендәре астыннан бишле чалгы кадәрле пычак суырып чыгарды.
Яуш, сакланганны Алла саклаган дигән шикелле, ике адым чигенде дә:
– Тимер пычкысы кирәк, – диде. – Бармы?
– Кайдадыр ята шунда.
– Ал. Чык. Ибрай абыйны коткарырга кирәк.
– Айныткычка япканнар мәллә? Коткарабыз аны. Сахалиннан апкайткан ярты кило шартлаткыч толым да бар әле минем – анысын алыйммы соң?
Әлеге нык йозакны, калын чылбырны, юан боҗраны күз алдына китереп, шуның өстенә эшне, тирә-юньгә таралганчы, тиз тотарга кирәген искәреп, Яуш: «Тол нәкъ үзе дә кана», – дип уйлады. Тик Ибрай игезәгенең сеңерле муены нечкәрәк иде шул. Шартлатсак, муены гына өзелеп калмыйча, баш мие меңгә чәчрәр – җыеп бетерә алмассың.
– Пычкы җитәр, – диде ул.
Алар пәйда булганда, халык, Ибрайларның капка төбенә генә сыймыйча, урамга ук бүселеп