Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
кайттым, «мине мактаган булалар, мин әйтәм, әти белән сиңа рәхмәт әйтергә тиешләр; мине мактаган һәр сүз сезгә дога булып ирешсен» дидем. Чөнки һәр баласына алар туганлык күзәнәкләре салган. Шул күзәнәкләрдән торганга, без бу дөньяга килеп, сау-сәламәт яшәп ятуыбызга көн дә сөенәбез. Үзеңнән дә бигрәк туганнарыңның исән-сау булуына, синең өчен дә сөенеп-борчылып яшәүләренә рәхмәт әйтергә онытмаска кирәктер. Туган көн йоласы, бәлки, туганлык көне йоласы булып гадәткә кереп китәр. Без аны менә шушылай үткәрәбез дә бит инде, киләчәктә балалар, оныклар да менә шушылай үткәрергә гадәтләнеп китәрләр.
Туганнар, балалар, оныклар да, нотык-тәкъдимне дикъкать белән тыңлап, килешкәндәй итеп хуплау сүзләре әйттеләр, елмаешып куйдылар. Һәрхәлдә, каршы дәшүче, ризасызлык белдерүче булмады.
Вакыт-вакыт без – бертуганнар җыелышканда авыр сугыш елларын да искә төшерәбез. Хәтер хәйләкәр, иң азаплы көннәрне дә ничектер күңелле, кызыклы итеп искә төшерә.
Башкалар өлгергәнче дип ат кузгалагына да бик иртә торып, болынга чаба идек; яңа гына кардан ачылган басуда тездән балчык ярып өшегән бәрәңге җыеп йөрер идек; әни бәрәңге төйгән тукмакны яларга чират булдыра торган идек… – барысын да, барысын да елмаеп, яшь аша искә төшерәбез. Чөнки ул хәлләрнең ничек-ничек булганы болай да, сүзсез дә аңлашыла.
Шулай да ара-тирә мин туктап та калам: гәптәшләрнең барысына да аңлашыламы соң? Арабызда бит хәзер элек безнең белән булмаган яңа туганнар – хатыннарыбыз, ирләребез, килен-кияүләребез бар. Алар бу «елмаюлар»ны аңлыймы соң?
– Әни өстәлгә һәркайсыбыз алдына бер балкашыгы писүк сибәр иде. Әйе-әйе, хәтерлисез микән, ул аны чыннан да сибәр иде, шуңа ипине тидереп-тидереп алганда, тоташ эләкмәсен, бөртекләп кенә эләксен дип шулай эшләгән ул аны. Вәт шулай итеп ашарга бүген дә, ә, шуннан да тәмле ризык бар микән дөньяда! – дим мин һәм «барыгыз да беләсезме соң шундый тәмле нәрсәне» дигәндәй күтәрелеп карыйм.
– Әгәр ипи яңа гына пешеп чыккан булса, бигрәк тә тәмле була торгание, – дип өсти киленнәребезнең берсе.
Карале син аны, чыннан да шулай иде бит!
Димәк, башка туганнар да белә без белгәнне, алар да кичергән ул елларның газабын. Бу – безнең туганлыкны, кардәшлекне тагын да ныгыта.
Шулай шул, сугыш елы балалары бер-берсен, солдатлар кебек үк, сүзсез дә аңлый.
Түтәлдән бер баш сарымсак суырып чыгарып, бер бәбәк-тырнагын алмакчы идем, кая ул, кубарга уйламый да. Менә сиңа яңалык, гадәттә бит, төпләр өлешләргә таралырга гына тора иде.
Димәк, бу төп әле өлгереп җитмәгән, вакытсыз тотынганмын. Димәк, бу бала әле үзе үскән-яшәгән гаиләдән аерылырга теләми, сәгате җитмәгән. Гаилә дә аны әле аерырга, башка чыгарырга теләми, мөстәкыйльлеккә әзер түгеллеген белә.
Озакламый көз җитәр, тырнаклар да тәмам өлгерер. Аларны чикләвек кәшәнкәсеннән һәр чикләвекне җиңел генә суырып алып булган кебек, кабыгын ансат кына кубарып, һәр бәбәк-тырнакны җиңел генә алып булыр.
Шулай