Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
инде ул аны яннан күрә: иңенә үк төшеп торган дулкын-дулкын кара чәч, килешле генә туры борын, кыйгач калын кара каш һәм күзен йомганда сирпелеп алучы озын керфекләр, башын борганда күренеп киткән таныш кечкенә миң үз урынында – аскы ирене белән ияге арасында; кыска җиңле аксыл төстәге күлмәктән, билен киң пояс белән буган, сул кулының беләгендә җыйнак кына кара сумка. Әйе, бу таныш йөз дә, элеккегә караганда бераз гына тулылана төшкән, әмма зифалыгын югалтмаган буй-сын да хәтерендә. Ләкин зур шәһәрдә, атаңа охшаган урыс күп булыр ул дигән кебек, йөз чалымнары кемгәдер тартым кешене очратуың бик ихтимал. Шуңа күрә, чит кешегә ялгышып сүз катмас өчен, Габделнур ашыкмады: йөрәге ешрак тибә башлаганын, бөтен барлыгын шатлык-куаныч биләп алганын, сабый баладай сөенгәнен тойса да, сабыр итәргә булды. «Үзе генәме? Бәлки, минем якка таба борылыр. Әйе, кибеттән чыкканда, Ул, һичшиксез, бирегә таба киләчәк бит», – дип фараз кылды.
Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме, әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы – урамда көтеп торырга!» Үзе генәме, түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.
Габделнур тәрәзә каршына басты, буйлап сузылган тимер торбага таянды, кибет эченә күз салды. Әнә Ул касса янында, әнә Ул ак туфли кигән тыгыз балтырлы төз аякларын як-якка каратыбрак атлап (йөреш-торышында әллә ни үзгәреш юк икән) чыгып килә. Үзе генә. Егет җиңел сулап куйды.
Рәйсәнә ишектән чыгуга, аның янына килеп тә җитте.
– Исәнмесез!
Башта Ул аптырап калды, ни дияргә дә белмәде. Зур коңгырт күзләрен тутырып, каршында басып торган озын буйлы, җиңнәре сызганулы ак күлмәкле, галстуклы, ыспай киемле ир-атка карады. Моннан байтак еллар элек армия сафларына озаткан сөйгәнен хәтерләтүче, ияге-яңаклары зәңгәрләнеп торган ябык чиста йөзле, кыска кара чәчле, киң иякле җитди йөзле бу кеше чит-ят кебек тә. Әйе, килеш-килбәте нык үзгәргән, буй тарткан, чын-чынлап ир-егеткә әверелгән.
– Габделнур?
Бу – күңеле җилкенгән егетнең шатлык тулы авазына тәңгәл булмаган, фәкать сорауны гына аңлаткан сүз иде. Әйе, сигез ел гомер узганнан соң башкача була да алмас иде. Хәтта, таныгач та, аның йөзендә балкыш күрмәде. Шулай да ул үзенең нәүмизлеген сиздермәде.
– Әйе, мин.
Рәйсәнә кулын сузды. Егет аны кысып озаграк тотмакчы иде, ләкин йомшак кечкенә кул аның учыннан шуып чыкты. Тик бераздан хатынның да йөзе яктырып китте. Чөнки ул да яшьлек чорын, матур гына очрашып йөргән шушы кыюсыз егетне яхшылык белән хәтерендә яңартты. Алар арасында бер-береңә үпкә-рәнҗеш сакларлык начар истәлек-сәбәп юк. Дөрес, Рәйсәнә аны көтмәде. Ләкин андый язмышлы парлар бер алар гынамы? Бер аңардан гына калганмы солдатны көтмәү?! Үз вакытында үпкәләсә дә, тора-бара егет аны дөрес аңлагандыр.
– Нинди җилләр ташлады