Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Мөхәммәдәминнең аркасыннан какты.
Мөхәммәдәмин торып басты. Ләкин дулкынлануын басар хәлдә түгел иде әле. Ниһаять, халәтенә тиң кирәкле сүзләре дә табылды.
– Җирнең чиге бар, атакай, ә күкнең чиге юк. Минем сиңа булган ихтирамым да күк шикелле чиксез, – диде ул чын рухлану белән.
– Беләм, улым, беләм…
Иванның да керфекләренә «чык» кунды.
– Инде чираттагы теләгемне тыңла, – диде Иван.
– Баш өсте, атакай.
– Синең озын итәкләргә һәвәслегеңне Рәсәйдә белмәгән адәм юктыр, – диде ул, көлемсерәп, – шуның аркасында беренче ханлыгың хурлыклы рәвештә өзелде дә, казанлылар синнән баш тартты. Хатыннарың җебегән, күрәсең. Уйладым-уйладым да үзем кәләш табарга булдым. Һәм ифрат та көчле, искиткеч тотрыклы, вәгъдәсендә үләргә әзер торган хәләл җефет таптым. Сезгә, мөселманнарга, ислам күп хатынлыкны рөхсәт итә бит, шулаймы?
– Дүрткә кадәр, – диде Мөхәммәдәмин басынкы гына.
– Ә синеке ничәү?
– Икәү…
– Тиздән өч булыр.
– Кем соң ул, атакай?
Иван, күзләрен кыса төшеп, Мөхәммәдәмингә карап торды. Бу аның елмаюы иде. Ләкин аңа елмаю килешми иде, йөзе чытылып, ямьсез кыяфәткә керде.
– Илһам ханның яшь хатыны.
– Атакай, башымны ашама, атакай…
– Бу инде хәл ителгән, – диде Иван коры гына, – ахмак дустан акыллы дошман артык, ди. Ул синең иң ышанычлы терәгең булачак. Ундүрт ел буе мин аны православиегә күчерергә тырыштым. Иң оста чәчән боярларымны, иң уңган тылмачларымны җибәрдем. Шул гомер эчендә авызыннан «йә» дип тә, «юк» дип тә бер кәлимә сүз ала алмадылар. Мин ул хатынның ныклыгы алдында башымны иям. Сиңа нәкъ шундый каты куллы, турылыклы вә вәгъдәле җәмәгать кирәк иде. Мин бик шат.
– Атакай, зинһар, башка берәүне димлә, бер ул гына каты куллы түгелдер лә.
– Сүз көрәштермибез, улым. Син аңа болай да өйләнергә тиеш. Ул – агаңның тол хатыны.
Иван кулларын чәбәкләгәндәй итте. Баш сакчы ишекләрне киереп ачып куйды да оран салды:
– Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич сезгә, бусагадан кереп, баш орырга рөхсәт итә!
Керүчеләр, чират торып, берәм-берәм олуг кенәзнең камзул итәген үбеп чыктылар.
Иван аларга Барча Казан җиренең чираттагы ханын тәкъдим итте. Боярлар, бил бөгеп, әлеге карарның хаклыгын таныдылар. Шуннан соң Түгәрәк зал хуҗасы икенде күләгәседәй озын буйлы Михаил Кляпикны, бармагы белән ишарәләп, үзе янына чакырды.
– Кенәз Михаил Андреевич Кляпик – минем иң мөхтәрәм илчеләремнең берсе, – диде, Мөхәммәдәмингә мөрәҗәгать итеп. – Ул сине тәхетеңә утыртыр. Аны уң кулым дип исәплә. Сүзеннән чыкма. Ул— яклаучың да, таянычың да, хуҗаң да.
«Әле ярый Шеин түгел» дип сөенде Мөхәммәдәмин, олуг кенәзнең кулын үпкән арада.
Хан бичәсе алтмышта да кәләш, дип әйтә торган иде түшәкчесе Бәһиҗә тәтә. Бик мәрхәмәтле, ифрат та йомшак күңелле иде мәрхүмә. Ул аңа ике дистә ел фидакарьләрчә хезмәт итте. Фидакарьләрчә, чөнки Үрбәт «атам иркәсе» булып үсте.