Иясез шатлык. Эльмира Закирова
килде. Аның җан халәтенә туры килгән җыры да бар инде:
Мин дә куна алыр идем
кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
иясез шатлык булып!..
– Минем дә бүләгем бар… – Кыз саклык белән пакеттан төргәген алды, оялып кына, Таһирга сузды: – Америкада авылны менә шулай юксынган идем… Үзе ясаган картинада болын, кырлар, аккошлар сагынып кайта торган күл, камышлар, ал, зәңгәр чәчәкләр… Менә ул хәзер Таһирга күчте, иртәгә ерак Америкага китәр, Алсу күзләре, Алсу күңеле, туган як төсе булып искә төшереп торыр.
Америкага кайту белән шалтыратты Таһир. Һәм, гомумән, хәл-әхвәлен белдереп, көн саен яза торган булып китте. Шимбә шалтыратып сөйләшү көненә әйләнде. Вакыйгалар куерганнан-куера! Инде Алсуның кышкы сессиясе тәмамлануга, Рим каникулларына Италиягә чакыра әнә! Алсуның барасы да килә, егет хисабына сәяхәткә чыгарга да уңайсызлана. Әнисе аңлар: Алсу – тыйнак, тотнаклы кыз, кирәк-кирәкмәс адымга бармас. Әтисе ничек кабул итәр менә? Башта әйтергә куркып йөрде, Римны күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде: тәвәккәлләп, өйдәгеләргә серен чиште.
Булды! Хәл ителде! Барлык юллар да Римга илтә! Самолёт башта Неапольгә төшеп кунса да.
Берничә сәгатькә алданрак килгән Таһир кызны Рим аэропортында каршы алды. Гадәттәгечә, ул бик игътибарлы, кайгыртучан. Юл чыгымнарын, сәяхәтне үзе түләде. Бөтенесен уйлап, бар хәстәрен алдан күреп планлаштырган: хәтта кунакханә номерлары да янәшә иде.
Бу ерак сәфәргә чыкканчы ук, Алсу Таһир турында озак уйланды. Әйе, ул акыллы, тәҗрибәле, тормыш күргән. Ләкин аңа карап кына егылып китеп тә булмый бит инде. Яратамы соң ул Таһирны? Үзе дә аңламый. Ул гашыйк булырдай егет никтер бүтән төсле тоела. Бәлки, ул ярата белмидер? Әнисе әнә: «Нинди принц көтәсең син?» – ди. Үлеп гашыйк булулар ул вакытлы гына, янәсе. Үрнәк мисалы да әзер: «Әтиең дә миннән олырак бит, бер дигән итеп яшибез, Аллага шөкер…»
Алсу, Таһирны өзелеп сөймәсә дә, чакырган җирдән баш тартырга да җөрьәт итмәде. Әй, үзем тирәнгә кереп китеп уйлыйм бугай, ул мине дус күрә, шуңа үзенә компаниягә чакыра, бетте-китте, вәссәлам!
Тукта, тукта… Таһир Американың атаклы кинорежиссёры Уильям Уайлерның «Римские каникулы» романтик комедиясен кабатламакчы була түгелме? Шул фильм мотивлары буенча сәяхәт оештырган бит бу!.. Алсу – яшь принцесса Анна ролендә (аны Одри Хепберн уйный), Америка репортёры – Таһир үзе… Менә ул мәңгелек шәһәр! Колизей, Рим форумнары, Капитолий, Треви фонтаны, Испан баскычлары…
– Бигрәк матур син, Алсу!
Аһ! Алсу инде икенче тапкыр ишетә бу сүзләрне! Егет кызны, җай гына җитәкләп, антик чорда, легендалар илендә йөртте-йөртте дә соңгы кичтә серен чиште: ул Алсуны бер күрүдә ошаткан икән бит! Уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды:
– Әгәр, чык миңа кияүгә, дисәм…
Иртәме-соңмы бу сүзләрне ишетәсен сизсә дә, Алсу югалып калды.
– Мин әле әзер түгел… Уйлармын… – диде ул, чак ишетелерлек итеп. – Ә сиңа рәхмәт, Таһир! Сиңа