Иясез шатлык. Эльмира Закирова
шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле… Таһирга әнә башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Әй, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?
Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге – «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге… Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре, җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..
Алсу эшли торган кафе террасасы «җырлаучы фонтаннар» га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле Шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, «Бал корты» дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында «Алсу» исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр. «Алсу, Алсу» дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк – беркем кагылмый, берәү дә урлап китми.
…Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр… Ә монда – чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып, күлләвекләргә керә-керә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча:
Бывает всё на свете хорошо,
В чём дело, сразу не поймёшь —
А просто летний дождь прошёл,
Нормальный летний дождь…
Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәтләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте. «А я иду, шагаю по Москве…» дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары, көлеп, «әй лә, по Дубаю» дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле… Шул күтәренке кәефтә ул, ни булса – шул дип, Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең кулларын пешерә…
Молдовадан