Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова


Скачать книгу
кыз кием-салым турында кайгыртмаган иде шул. Ярым шәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да, тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде.

      – Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин.

      – Юл хутында күл бар, юынырсың.

      Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына тәнен пакьләгәч, кыз толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп:

      – Нишлисең? – дип кычкырды.

      Кыз:

      – Су иясенең күңелен күрергә кирәк, – дип елмайган иде, Заретдин беренче тапкыр аңа:

      – Акылдан сапкан! – диде. – Акылдан сапкан! Су – җансыз! Аның хуҗасы юк!

      – Бар! – Үлмәс тә бирешмәде. – Тәңре яралткан һәрнәрсә тере!

      – Куй шул Тәңре-мәңреләреңне, кызый! Мин сине кисәттем, бездә үзгә дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! «Төкермә – Җил иясе орыша!», «Сызгырма – Йорт иясе ачулана!», имеш. Сезнең якларга хәреф танытырга барган мин җүләр!

      Хәер, кызды-кызды да, тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады.

      – Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм дип бәхилләште. Сез инде гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, – диде карт.

      Үлмәс, мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып, сырхау янына – алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты…

      Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын күргәч: «Машалла!» – дип, сакалын сыпырды.

      Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга кузгалганда гына, карт:

      – Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? – дип сорады.

      Заретдин җилкәсен сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатарлык сүз әйтте:

      – Үлмәс – минем кәләшем!

      Мифтахетдин бабай колакка саграк, ахрысы:

      – Кем, кем? – диде.

      – Кәләшем, – диде егет.

      – Анысы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез бу кыз баланың, энем.

      – Исем ул, бабай.

      – Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел, алайса. Кыз сиңа хәрәм, энем.

      – Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү хак мөселманга килешмәс, – дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт йодрыгы белән үк селтәнде:

      – Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү – гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмдүлилләһ, бездә ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса!

      Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып:

      – Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс, – дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты:

      – Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә


Скачать книгу