Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!
Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.
– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт синең белән чәй эч!
– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?
Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит… Урман егете… Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы…
– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде…
– Нишләргә димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя!
– Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. – Агачлар, игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды.
– Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт!
Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай тешен шыкылдатып:
– Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!
– Аңламадым, Гамбәр әби?
– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!
Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.
– Таныдымы?
– Ә?!
– Онык сине таныдымы?
Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды… Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.
– Таны… таны… мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.
Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.
– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Онык җанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең?
– Әйе, Гамбәр әби.
Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да:
– Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага.
– Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби!
– Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым – оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем… – карчык нигәдер тотлыкты һәм сүзе бугазына төртелгәндәй нәзек муенын сыпырды. – …Исмем исем булмасын, – диде.
– Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан!
– Сезнекеләр – җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! – Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: – Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага!
&nbs