Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач:
– Бәрәкалла, – диде, – бәрәкалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу!
– Әү! – Каенсеңел аның каршысына килеп басты. – Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады.
– Кем кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда?
– И-и, җиңги, син аңа ясалма аяклар беркеткән, ахры. Тиз генә ызбага элдерде. – Каенсеңел, шөпшә сыман, карчыкның колагына ыжылдады. – Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гурытта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә – аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син.
Карчык:
– Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да, шар кебек безнең якка тәгәрәгән, – дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. – Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик – шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр!
Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. «Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклачы! Бу нәсел күп җәпле сәнәк кебек: кадый да кадый. Монысы күңелендә яман уй йөртми, анысы хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар».
– Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша.
– Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби.
– Сул яктагы сукмактан кер дә өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил.
– Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, – дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады:
– Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншалла!
Миңсылу:
– Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, – дигәч, карчык:
– Аны дәрте кызулатыр, – диде.
– Нинди дәрт, җиңги?
– Чирдән арыну дәрте.
Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман дигәч, әнә чикерткә кебек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән… Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска… Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда… Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын…
Карчык, түмәрдән торып, күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде… Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә, яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнлекләрен онытты шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь